Ямашида участковый өчен административ-торак комплекс ачылды
Әлеге чарада Татарстанның Эчке эшләр министры урынбасары баш тикшерү идарәсе начальнигы, юстиция генерал-майоры Владимир Изаак катнашты.
Яңа комплекстан һәм "Нива" автомобиле ачкычлары биредә участковый булып эшләүче полициянең кече лейтенанты Илгиз Сәлаховка тапшырылды. Илгиз Сәлахов шушы тирәдәге 10 торак пунктка хезмәт күрсәтә. Административ-торак комплексын төзү өчен республика бюджетыннан 3 миллион сумнан артык, җирле бюджеттан 910 мең сум бүлеп бирелгән. Әлеге республика программасы эшли башлаганнан алып районда шундый 8 комплекс куллануга тапшырылды инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia