Ямаш авылындагы “Ягодная долина” плантациясендә җир җиләге өлгерде
Фермада 130 км җир җиләге, 50 км кура җиләге утыртылган.
Бүгенге көндә 100 дән артык кеше беренче уңышны җыеп алу белән мәшгуль. Җиләк кластеры булдыру бездә яңа эш урыннары булдыруга да ярдәм итте. Студентлар, мәктәп укучылары, Әлмәт, Рус Акташы, Югары Акташ, Новоникольск, Ямаш халкы шул рәвешле эшле булды.
Озакламый шәһәрдә "Ягодная долина" җиләкләре сатуга чыгачак. Район башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, бүген сәүдә ноктасы булдыру мәсьәләсе тикшерелә. Әлеге вакытта җиләк урында сатыла, бер килограммы 300 сум тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа