Җәмгыять
Ялларда җылы һава торышы көтелә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 26 мартта, болытлы, көндез аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.
Республикада урыны белән томан төшә, күз күреме 500 метрдан да кимрәк булачак. Урыны белән җепшек кар, яңгыр һәм пыскак яңгыр явачак. Көньяк-көнчыгыштан утрача тизлектә җил исәчәк. Төнлә һәм иртән урыны белән юлларда бозлавык саклана.
Татарстанда уртача һава температурасы төнлә - 2 градус салкыннан 2 градуска кадәр җылы булачак. Көндез 7 градуска кадәр җылыта.
27 мартка каршы төндә җепшек кар, яңгыр һәм пыскак яңгыр яву ихтималы саклана. Һава температурасы 4 градус җылы булачак.
http://intertat.ru/tt/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса