Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Ялларда яңгыр һәм җепшек кар явачак

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 2 апрельдә яңгыр һәм җепшек кар явуы көтелә.

Республикада төнге сәгатьләрдә һәм көннең беренче яртысында томан төшү ихтимал. Төнлә һәм иртән юлларда бозлавык хасил булырга мөмкин.

Татарстанда уртача һава температурасы 2 градус салкыннан 2 градуска кадәр җылы булачак. Көндез - 3-8 градус җылы.

Якшәмбе, 3 апрельдә, күпчелек районнарда яңгыр һәм җепшек кар ява. Төнлә - 0-3 градус җылы булса, көндез исә 1-6 градуска кадәр җылыта.

http://intertat.ru/tt/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса