Ялган сөт әйберләрен ачыклаганнар
Ноябрь аенда 60 килограмм ялган сөт продукциясе юк ителгән.
Ул Татарстан кибетләрендә, мәгариф тармагында балаларны ашату һәм дәвалау-профилактика учреждениеләрендә табылган. Роспотребнадзор идарәсе хәбәр итүенчә, 9 очракта сөт продукцияләрендә майлылык сөтнеке түгел, ә бәлки башка төрле чыганаклардан булып чыккан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа