“Ял көне мәйданчыгы”нда брейк-данс буенча I ачык фестиваль булды
28 июньдә "Ял көне мәйданчыгы"нда Яшьләр көне кысаларында брейк-данс буенча «Funky people да кунакта" дигән I ачык фестиваль булды.
Анда Әлмәт, Ижевск, Чаллы,Бөгелмә, Лeниногорск һ.б. шәһәрләрдән брейк дансны яратучы 6 яшьтән 30 яшькә кадәрге кешеләр катнашты. Иң кечкенә катнашучылар Funky People клубына (Әлмәт) йөрүче 6-7 яшьлек малайлар һәм кызлар иде.
Җиңүчеләр фестивальнең дипломнары белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа