Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Якутиядә Екатеринбургтан очучы Ил-18 самолеты һәлакәткә очраган

Беренчел мәгълүматлар буенча, борттагы 39 кешенең алтысы исән калган.

Якутиядә офицерлар утырган Ил-18 самолеты һәлакәткә очраган. Бу хакта хокук саклау органнарына сылтама белән ТАСС хәбәр итә.
Авиаһәлакәт урыны - Якутиянең Булун районында, Тикси бистәсеннән 27 км ераклыкта.

Беренчел мәгълүматлар буенча, Екатеринбургның «Кольцово» аэропортынна күтәрелгән самолет бортында 32 пассажир һәм җиде экипаж әгъзасы булган. 39 кешенең алтысы исән калган. Хәзер исән калганнарны эвакуациялиләр.

Самолетта очкан офицерлар башка хәрбиләрне алыштырырга тиешле булганнар.

http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса