Якташыбыз “Халык участковые- 2017” бәйгесендә катнаша
7 октябрьдә Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы рәсми сайтында "Халык участковые- 2017" бәйгесе башланды.
Бу этапта Әлмәттән Россиянең Эчке эшләр министрлыгы капитаны Евгений Желтков шәһәр данын яклый. Икенче тур 16 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Иң күп тавыш җыючы бөтенроссия финал бәйгесендә катнашу хокукы ала. Ул 1-10 ноябрьдә федераль дәрәҗәдәге онлайн режимда узачак.
Бәйгедә җиңеп чыккан "Халык участковые"н һөнәри бәйрәмнәре алдыннан тантаналы рәвештә котлаячаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа