Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Якташларыбыз байлар исемлегеннән төшеп калган

Соңгы биш ел эчендә беренче тапкыр татарстанлылар Forbes версиясе буенча долларлы миллиардерлар рейтингыннан төшеп калган.

Быелгы исемлектә бер генә якташыбыз да юк. Дөньяның иң бай кешеләреннән саналган абыйлы-энеле Шәймиевлар һәм "ТАИФ"ның башка акционерлары Альберт Шиһабетдинов һәм Рөстәм Сультиев төшеп калган. Экспертлар татарстанлыларның капиталы акча курсына бәя төшү һәм нефть тирәсендәге катлаулы ситуация аркасында очсызланган дип исәпли. Дөнья рейтингында барлыгы 1810 долларлы миллиардер санала. Ул узган елга караганда 16 га азрак. Россиялеләр саны да 88 дән 77 гә калган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса