Яңгырлы көннәр китәргә ашыкмый
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, иртәгә - 15 сентябрьдә, вакытлы яңгырлар, төньяк-көнбатыштан талгын җил исүе көтелә.
Татарстанда һава температурасы төнге сәгатьләрдә - 4-9, көндез 9-14 градус җылы булачак. 16 сентябрьгә каршы төндә дә яңгырлар ява. Һава температурасы 3-8 градус җылы булачак дип фараз кылына.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа