Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Яфрак бәйрәмендә осталарны ачыкладылар

Авылның бөтен яме анда яшәүчеләр кулында. Матур капка төпләренә, таза, каралган каралты-кураларга бик тик күз төшә. Шөкер, районда үз көчләре белән көн күреп, үз куллары белән матурлык тудырып гомер кичерүчеләр һәр авылда диярлек күзәтелә. Илтән-Бута авылында да яши андый тырышлар.

Һәрбер милләтнең изге бәйрәмнәре бар. Якшәмбе көнне керәшен татарлары да Яфрак бәйрәмнәрен билгеләп үтте. Яшерен-батырын түгел, хәзерге заманда әби-бабаларның йолалары онытыла бара. Яшьләрнең моның белән бик маташасы килми, ә гореф-гадәтләрне яхшы белә торган өлкәннәр саны елдан-ел сирәгәя. Яфрак бәйрәмен, төгәлрәге, Троицаны да йоласына туры китереп бәйрәм итүчеләрне хәзер бармак белән генә санарлык. Онытмаган гаиләләрдә аны тәмле ризыклар пешереп кенә искә алалар. Ә менә районыбызның керәшен татарлары яшәгән Илтән-Бута авылында аны гасырлардан-гасырларга югалтмыйча, буыннан-буынга күчереп киләләр, һәр елны зурлап, йолаларны җиренә җиткереп үтәп бәйрәм итәләр.

Бәйрәм вакытында күңелле вакыйгалар да була. Быел, мәсәлән, авыл җирлеге депутаты Петр Майоров, эшмәкәр Вячеслав Янайкин сарык чалган. Аппак авыл җирлеге аксакаллар, активистлар өчен аланда табын оештырган. Казанда пешкән тәмле пылау һәркемнең күңеленә хуш килде.

Авылга алып кайтылган яулыклар белән бизәлгән каенны ипи-тоз белән каршы алалар. Һәркемнең теләге бер - илләр имин булсын, кайгылар килмәсен, уңышлар күкрәп уңсын.

Мәгариф ветераны Энҗе апа Балантаеваны да шактый дулкынландырдылар бәйрәм вакытында. Барлык гомерен башлангыч сыйныфта укучы балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган мөгаллимә быел 80 яшен билгеләп үтте. Аппак авыл җирлеге башлыгы Валентина Горбунова, элеккеге укучылары да аны ихластан тәбрик иттеләр. 40 елга якын стажы булган хезмәт ветераны сугыш чоры баласы да әле.

Бүләкләүләр әле моның белән генә тәмамланмады. Авылда иң төзек каралты-курага бәйге игълан ителгән булган. Яфрак бәйрәмендә аңа нәтиҗәләр ясалды. Җиңүче булып лаеклы рәвештә Николай Балантаевлар хуҗалыгы танылды. Илтән-Бутаның иң тырыш, алтын куллы ир-аты капкаларын, йорт тәрәзәсе кыйгачларын үзе әнә шулай матурлап ясаган. Гомумән, Николай бар нәрсәне дә үзе ясый, төзи икән. Аңа бүләккә "Әлмәт таңнары" газетасына икенче яртыеллыкка подписка да бүләк итүләре безнең күңелгә аеруча хуш килде. Газетабыз алты ай дәвамында атнасына ике тапкыр килеп, бу гүзәл мизгелне искә төшереп, шатландырып торыр дип ышанабыз. Григорий Кузнецовларның капка төбе икенче, Григорий Дмитриевларныкы өченче урын белән бәяләнгән. Аларга да матбугат чараларына подписка бүләк ителгән.

Сүз уңаенда шуны да билгеләп үтәсе килә, #ПодпишиБлизких #ПодпишиРодителей акциясенә байтак кына әлмәтлеләр кушылды. Акция әле дә дәвам итә. Анда һәркем катнаша ала. Туганнарыгызны, дусларыгызны, авылдашларыгызны «Әлмәт таңнары» газетасына яздырып, сезгә даими рәвештә рәхмәтләр укып искә ала торган бүләк ясагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса