Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яңа урамнарга нинди исем бирер идегез?

Әлмәт үсә, елдан ел яңа урамнар барлыкка килә, йортлар калкып чыга. Тормышыбызга ямь өстәп туйлар гөрли, яшь гаиләләр яңа микрорайоннардагы йортларның фатирларында өй туйлары уздыра, тирә-якта нәниләрнең шат тавышлары яңгырый, димәк, тормыш кайный. Бәхетнең, шатлык-сөенечләрнең дәвамлы булуында һәр нәрсә әһәмияткә ия, шул исәптән яшәгән урыннан канәгатьлек табу өчен әйләнә-тирәнең матур,...


Фая Якупова, Пенсия фондының Әлмәт шәһәре һәм районы буенча идарәсе начальнигы:Әйе, шәһәр һәрберебезне шатландырып, сөендереп үсә. Хәзер йортлар бер-берсен кабатламый, һәрбесе үзенчәлекле стильдә салына. Фасадларның матурлыгы да - калабызның горурлыгы. Мин Әлмәттә яшеллеккә дә зур игътибар бирелә дияр идем. Ленин урамында үсеп утыручы кызыл тәлгәшле миләшләргә кемнәр генә игътибар итми икән. Ә нигә яңа урамнарга шундый агачлар утыртып аларны шулай исемләмәскә. Мәсәлән, бер урам буенча миләшне күп итеп утыртырга һәм аңа Миләш урамы бирергә була. Чыршы урамы да матур яңгырый. Каенлы исеме дә күңелгә ниндидер яктылык өсти. Миңа, шәхсән, якты исемлеләр ошый. Алар яхшырак кабул ителә.
Әлфия Слесарева, Түбән Мактама бистәсе башлыгы:
- Без яңа урамнарыбызга исемнәрне яңа алым буенча сайладык бу юлы. Асылы шуннан гыйбарәт, яңа урынга килеп төпләнгән халык үз урамына үзе исем сайлады. Алар арасында сораштырулар уздырдык. Түбән- мактамалылар бик актив булып чыкты. Нәтиҗәдә, 5 урамга Новая -Яңа, Первомайская - 1 Май, Каштановая - Каштан, Радужная - Салават күпере, Виноградная - Виноград дигән исемнәр куйдык. Кешеләр күңелләренә ятышлы, язарга да, әйтергә дә уңайлы, матур исемнәр уйлап таптылар. Күп шәһәрдә эш-гамәлләре белән тарихка кереп калган, арабыздан киткәннәрнең исемнәрен бирәләр. Без депутатлар белән киңәшләшеп, бу юлы моңардан читләшеп, халык белән эшләргә дигән карарга килдек. Фикеребез дөрестер дип уйлыйм. Шәһәр буенча да әл- мәтлеләр арасында бәйге игълан итәргә кирәк.
Сирена Зиганшина, мәктәпкәчә мәгариф идарәсе белгече:
- Әлмәт - яшьләр шәһәре, микрорайоннарга күпчелек яшьләр күченеп килә, яңа фатирлар ала. Балалар дөньяга килә. Аларны тәрбияләүдә һәртөрле алымны кулланырга кирәк. Урамнарга матур исем- нәр бирү әнә шуларның берсе булырга тиеш. Мисал өчен, Добро - Игелеклелек, Красота - Матурлык, Солнечная - Кояш урамнары кәефне дә күтәрә, яңгырашлары да искиткеч. Әлбәттә, шәһәрнең Мактаулы гражданнарының исемнәрен мәңгеләштерү юнәлешен онытырга ярамый.
Лилия Миндубаева, "Кайгырту" үзәгенең социаль эшләр буенча белгече:
- Һәр якның үзенә хас сыйфатлары була. Безнең калабыз табигатьнең матур почмагына урнашкан, төбәгебез бик бай. Аларның һәммәсен дә тарихка кертеп калдырасы, уеп язасы килә. Үзенчәлекләр бигрәк тә зур әһәмияткә ия. Алар бит башкалардан аерылып торуны күрсәтә. Урамнарга исем сайлаганда да шул сыйфатларга карарга кирәктер бәлки. Чишмәләр булган җиргә Родниковая - Чишмә, комташлы урамга Песчаная - Комлы, коелар күп казылган урамга Колодецная - Коелы дип әйтергә була. Шулай ук Светлая -Якты, Овражная - Чокырлы кебек исемнәр дә тәкъдим итәр идем. Болар, әлбәттә, шәһәр эчендәгеләргә туры килеп бетми, ә читтәрәк, мәсәлән, Урсалыдагы урамнарга ятышлырак булыр.
Сораштырдылар Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА һәм Ирина АПАЧАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250