Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яңа технологияләр – яңа югары нәтиҗәләр

"Әлмәтнефть"нең 60 еллык юбилее кысаларында федераль, республика һәм җирле массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре 4 көнлек пресс-тур барышында идарәнең кайбер объектларына сәяхәт кылды, "Әлмәтнефть"тә гамәлгә кертелүче һәм нефть чыгаруда югары нәтиҗәләргә ирешүгә этәрүче яңа технологияләр белән танышты.

Сәяхәтне идарәнең баш инженеры Айрат Рахманов җитәкләде.

Беренче тукталышта безнең игътибарга тәкъдим ителгән 3 нче ЦДНГның 55563 нче скважинасында чылбырлы привод гамәлгә кертелгән. Бу 2000 елда "Татнефть" ААҖдә кабул ителгән "Энергияне янга калдыручы икътисад" комплекслы программасы кысаларында башкарылган. Идарәнең нефть һәм газ табу буенча технологик бүлек начальнигы Равил Әхмәдиев сүзләренә караганда, чылбырлы привод Бөгелмә механика заводында чыгарыла. Әлеге җиһазны күпләп гамәлгә кертү станок-сиртмәләр белән чагыштырганда, ПЦ электр энергиясен куллануны уртача 15 % ка, УЭЦН белән - 57 % ка киметергә ярдәм иткән. Шулай ук катлауландырылган фонд скважиналарына җир асты ремонты ясауны өч тапкырга кыскарткан. Бүген ремонт ясау аралыгы чоры 200 тәүлектән дә арттыграк вакытны тәшкил итә. Традицион технология кулланып әлеге станок-сиртмә ярдәмендә өскә бары тик составында нефть булган 25 куб сыеклык чыгарырга булыр иде, хәзер скважина 45 куб сыеклык чыгара. Компаниядә бүген 1300 дән артык чылбырлы привод эксплуатацияләнә икән. Өстәмә рәвештә 200 дән артык әлеге җиһаз бәйсез нефть компанияләрендә, 159 чылбырлы привод идарәдә кулланыла.

Чираттагы - әлеге цехның 14805 нче скважинасында журналистларга бер вакытлы-аерым нефть чыгару (ОРД) технологиясе турында мәгълүмат бирелде. Компаниядә 2007 елдан башлап кулланылучы технология тиз арада югары нәтиҗәлелекне күрсәткән һәм бораулау күләмен киметкән, ятмаларны эшкәртү вакытын кыскарткан, катлам басымлы объектлар эшчәнлеген оптимальләштергән. Айрат Рахманов билгеләгәнчә, әлеге технологияне гамәлгә кертү ярдәмендә 5 ел эчендә өстәмә рәвештә миллион тоннадан артык нефть чыгарылган.

Компаниядә энергия ресурсларын янга калдыруга зур игътибар бирелә. Айрат Рахманов әйтүенчә, идарә буенча эксплуатацион чыгымнар якынча 7 млрд тәшкил итә. Энергияне сарыф итү өлеше хәзер 12 % ны күрсәтә, элегрәк бу сан 5-6 % кына булган. 1999-2010 елларда компаниядә "Энергияне янга калдыру" программасы эшләгән, 2010 елда ресурсларны янга калдыру буенча программа җәелдерелә башлаган. Әйтергә кирәк, ул уңышлы тормышка ашырыла.

4 нче нефть һәм газ чыгару цехында матбугат вәкилләрен үсеш перспективалары һәм Березовка мәйданчыгының өченче блогында тормышка ашырылучы "Интеллектуаль ятма" проекты белән идарәнең ППД бүлеге начальнигы Булат Зәкиев таныштырды. "Нефть чыгару объектларыннан барлык мәгълүматка ия булу, аларны тикшерү һәм карарлар кабул итү өчен без скважиналарны автоматлаштырабыз. Нефть чыгару һәм кудыру скважиналарын автоматлаштыру реаль вакытта чыгарылучы продукцияне исәпкә алу, системага суыртылучы су, электр энергиясен куллану буенча мәгълүматлар алырга ярдәм итә", - диде бүлек начальнигы.

"Интеллектуаль ятмалар" проектның төп максаты - ЦДНГ базасында заманча җайланмаларны һәм приборларны сынап карау өчен полигон булдыру. Аларны алдан ук кисәтү системасы сыйфатында куллану эшкәртүнең үзгәрүчән шартларына тиз арада реакция ясауны арттырырга мөмкинлек бирә. Киләчәктә скважиналар фонды мониторингы системасын булдыру, Березовка мәйданчыгының өченче блогы базасында тулаем компания буенча технологик процесслар һәм телемеханика белән идарә итүнең автоматлаштырылган системасын озату буенча сервис оештыруга якын килүне әзерләү күздә тотыла.

4 нче ЦНДГда промыселның йөрәге саналган диспетчер пункты да журналистларда кызыксыну уятты. Аның эшчәнлеге турында 4 нче ЦДНГ начальнигы Марат Санжапов мәгълүмат җиткерде.

Дүртенче объект - ГРП (катламнарны гидроаеру) уздырылучы скважина, мөгаен, иң мавыктыргыч тукталыш булгандыр. ГРП - нефть табуны арттыручы алымнарның берсе - барлык технологияләрнең 40 % тәшкил итә. Әлеге процесс турында скважиналары ремонтлау бүлеге начальнигы Тимур Галиев, "Татнефть-ЛениногорскРемСервис" җәмгыятенең баш геологы Александр Зотов тәфсилләп сөйләде. ГРП процессы барышында 17-18 берәмлек техника, 12 оператор һәм технолог эшкә җәлеп ителә. "Татнефть"тә 1998 елдан башлап 836, шул исәптән быел 266 ГРП уздырылган.

Сәяхәт барышында кече диаметрлы скважиналарны бораулау процессы хакында да белешмә алды журналистлар. "Әлмәтнефть" идарәсендә аларны бораулау 2007 елдан башлап гамәлгә кертелгән. Идарәнең скважиналар бораулауны технологик озату һәм оештыру бүлеге начальнигы Рафаэль Гәрәев хәбәр иткәнчә, бүген идарә объектларында 58 скважина борауланган, бу "Татнефть" структур бүлекчәләре буенча барлык күләмнең 35 % тәшкил итә. Кече нефть компанияләрен дә исәпкә алганда 301 скважинада эш башкарылган.

"Әлмәт" кабул итү-тапшыру пунктының 224 нче СИКН - экскурсия барышындагы чираттагы объект - СИКНның магистраль нефтьүтгәргечләр янында ук урнашкан булырга тиешлеге турындагы таләп куелгач төзелгән. 2004 елның ноябрендә төзү-монтаж эшләре төгәлләнгәч, ПСП аша беренче тапкыр нефть җибәрелә. 2005 елда "Татнефть" ААҖ белән "АК "Транснефть" ААҖ арасында кабул итү-тапшыру операцияләре башлана. Хәзер биредә компаниянең 6 идарәсе һәм 20 дән артык бәйсез нефть компанияләре тарафыннан югары күкертле нефть тапшыру башкарыла.

Скважиналар бораулау буенча мәгълүмати-аналитик үзәк 2010 елда бораулау процессы белән идарә итүгә мониторинг алып бару максатыннан булдырылган. Скважиналар бораулау бүген нефть һәм газ тармагында кыйммәтле юнәлешләрнең берсе исәпләнә. Әлеге үзәк гамәлгә кертелгәннән соң, күрсәткечләр яхшырды - идарәнең скважиналар бораулауны технологик озату һәм оештыру бүлеге начальнигы Рафаэль Гәрәев шулай дип бәян итте. Үзәк белгечләргә мәгълүмат алышу, карарлар кабул итү вакытын кыскартырга да ярдәм иткән.

Экскурсия идарәнең бай тарихы, кабатланмас вакыйгалары турындагы кадерле экспонатларны, фотоларны, югары бүләкләрне, ветераннар хакындагы мәгълүматларны туплаган, "Әлмәтнефть"нең 60 еллык юбилее уңаеннан яңарыш кичергән музее белән танышу һәм шәһәребез паркы буенча ясалган сәяхәт белән тәмамланды.

Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250