«Яңа Простоквашино»га рәхим итегез!
Ялның юнәлешләре төрле-төрле, әмма киң таралганы - тәмле ашап, рәхәт сөйләшеп утыру белән бәйле кафе-рестораннар челтәре. Әлмәт гурманнары өчен кайнар яңалык - шәһәребездә «Простоквашино» рестораны өр-яңа форматта ачылды!
«Көнчыгыш капка» микрорайонында урнашкан NEW PROSTOKVASHINO шәһәрдән бераз читтәрәк, аулак урында урнашуы белән күпләрне җәлеп итә. Һәрвакыт яңалыкка омтылучы әлмәтлеләр өчен бирегә килгән яңа хуҗалар һәркемнең күңеленә ятышлы тирәлек булдырды.
Сый-нигъмәт кабатланмас
Лаундж-ресторан (лаундж - музыка сәнгатеннән кергән термин, җиңел, тыныч көй дигәнне аңлата) дип аталучы оешма - җан һәм тән ялы өчен менә дигән урын.
Беренчедән, биредә тәмле һәм кабатланмас ризыклар белән сыйланырга була. Әлбәттә, кафе-рестораннарның төп функциясе шуннан гыйбарәт. Биредәге шеф-повар теләсә кемнең аппетитына туры килерлек итеп Европа, Япония, Кытай кухнялары ризыгын әзерләргә сәләтле. Моннан тыш, биредәге пешекчеләр гриль һәм мангал-меню дип аталучы ризыклар төрлелеге белән шаккатыра. Иң мөһиме, барлык ризыклар да алдан әзерләнгән «полуфабрикат» түгел, ә заказ кабул ителгәч кенә, сыйфатлы азык-төлектән әзерләнә торган сый-нигъмәт.
Бәяләр "тешләшми"
Ресторан хуҗалары затлы сый-нигъмәт өчен күп акча түләргә туры килгән, шуңа да андый биналарны сайларга курыккан әлмәтлеләрне тынычландырырга ашыга - биредәге ризыкларның бәясе тешләшми. Ресторан ризыгы өчен кафедагыча түләү - бу оешманың вөҗдан эше.
Еш кына туган-тумача, дус-ишләрне берләштереп олы компания белән бәйрәм итүчеләргә бергәләп җыелыр өчен бердәнбер дөрес юл - табигать кочагы. Ә менә NEW PROSTOKVASHINO лаундж-рестораны берьюлы 150 кешене кабул итә ала. Бу инде туйлар өчен менә дигән урын! Зур компанияләр өчен, башкалардан аермалы буларак, заказ бирүчеләр менюда булмаган теләсә нинди ризыкны да әзерләргә вәгъдә бирә.
NEW PROSTOKVASHINO кунакларын Изаил Запипов урамы, 4а йорты адресы буенча җомга һәм шимбә 11.00 дән алып 02.00 гә кадәр, калган көннәрдә 11.00 дән алып 24.00 сәгатькә кадәр көтеп кала.
Өстәлләр алып калу өчен телефон номеры: 8 (8553) 400-499, 8-917-2222-442
Рәдифә НОГМАНОВА
Реклама хокукында
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia