Яңа проект
Шәһәр уртасында урнашкан, фасады ук гадәти булмаган әлеге заманча бина әлмәтлеләрнең игътибарын җәлеп итеп, социаль челтәрләрдә аның эчендә нәрсәләр булачагы хакында кызу бәхәсләр тудырды. 19 декабрьдә, ниһаять, күзаллау-фаразларга нокта куелды.
Федераль, республика һәм җирле массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары өчен ачылыш бераз алдарак булып, «Татнефть» ААҖ генераль директоры Наил Маганов иҗтимагый үзәк буйлап үзе экскурсия үткәрде. Сүз башында ук яңа мәдәни-белем бирү проектының билгеләнешен ул болай дип бәяләде:
- Һәр әлмәтле гадәти тормыш кысаларыннан чыгып, якын гына урында матурлык һәм могҗизалар дөньясын күрергә тиеш.
Ул шулай ук мондый иҗтимагый киңлекләрнең киләчәктә көньяк-көнчыгыш төбәкнең бөтен шәһәрләрендә дә барлыкка киләчәген һәм гаилә белән ял итү үзәкләре булачагын ассызыклады.
Универмаг архитектура шедеврына әйләнде
Узган гасырның 70 нче елларында ук төзелгән иске универмаг бинасын «Татнефть» 2015 елда сатып алып, масштаблы реконструкция үткәрде. Бинаның архитектура стиле Мәскәүнең «Арканика» остаханәсе тарафыннан эшләнгән - фасад нефтьле катламнарның стильләштерелгән геологик киселешен хәтерләтә. Челтәрле металл тышлык күрер күзгә бинага җиңеллек төсмере бирә. Бина эчендә яктырту һәм бизәү буенча заманча дизайн чишелешләре кулланылган. Өстәмә рәвештә ике кат төзелеп, объектның мәйданы ике тапкырга арткан, бу берничә мәдәни һәм фәнни-белем бирү локациясен уңайлы итеп урнаштыру мөмкинлеге биргән. Хәзергә бирегә килүчеләр өч катта була ала, аларда дөнья халыкларының музыка уен кораллары күргәзмәсе, «Мадонна с младенцем» картинасының интерактив күргәзмәсе, Әлмәтнең Digital академиясе, «Альметрика» интерактив фәнни-танып-белү үзәге, очучы-космонавт Сергей Рязанскийның фотоэшләре күргәзмәсе, «Эклерная» кафесы һәм «Сыроварня» рестораны урнашкан. Шунысы да бар, үзәктә физик яктан мөмкинлекләре чикле кешеләр дә йөри ала: бинаның барлык катлары да уңайлы мохит элементлары белән җиһазландырылган.
Шостакович рояле дә бар
Үзәкнең беренче катында бөтен дөньядан уникаль музыка уен коралларының иң зур коллекциясе тәкъдим ителгән: 624 экспонат, шул исәптән 116 төрки төркем инструменты. Аларның бер өлеше Сарман районында эзләнү эшләре барышында табылган кулъязмалар тасвирламалары буенча эшләнгән. Күргәзмәнең төп элементы - ХХ гасырда иң бөек композиторларның берсе булган Дмитрий Шостакович рояле. Корал бик яхшы хәлдә, күргәзмәне ачу вакытында анда уйнап та күрсәттеләр. Экспонатларның бер өлеше фотозонада, монда аларны тотып карарга, милли киемнәр киеп, истәлеккә фотога төшәргә була. Шулай ук киләчәктә күргәзмә базасында халык уен коралларын үзләштерергә теләгән музыкантлар өчен дәресләр узачак, төрки халыкларның инде онытылган музыка уен коралларын җитештерү буенча остаханә ачылачак.
Тарихи чор яшьтәше
Баккьякка буларак танылган Италия рәссамы Франческо Убертининың (1494-1557 еллар) «Мадонна с младенцем» картинасы Иван Грозный Казанны яулап алган чорда язылган. Бу картинаның хәзер инде Әлмәттә булуын язган идек. Иҗтимагый үзәкнең беренче катында әлеге сәнгать әсәре тирәли мультимедиа проекциясе булдырылган. Диварларга рәссамның, сенсор панельләрен кулланып, полотноның аермалы элементларын детальләштергән башка эшләре сурәтләре чыгарыла. Күргәзмә картина эшләнгән чорга туры килә торган классик музыка һәм Яңарыш чорының сынлы сәнгать тарихы буенча лекция, әсәрнең мәгънәсен аңлату белән үрелеп бара.
Цифрлы академия
Үзәкнең төп белем бирү элементларыннан берсе - Әлмәтнең Digital академиясе. Нинди яшьтә булуына карамастан, теләгән һәркем компьютер дизайнына, фотографикасына, анимация, медиага өйрәнә ала. Академия укытуның ике: көндезге һәм кичке формасын һәм төрле форматлар: онлайн-курслар, онлайн-подкастлар, интенсивлар, иҗади кампуслар тәкъдим итә. Академия директоры Айнур Дәүләтов, укудан соң академия тыңлаучысы яңа һөнәр ала, дип билгеләп үтте. Наил Маганов та бүгенге көндә әлеге күнекмәләр һәм компетенцияләргә «Татнефть»тә дә ихтыяҗ зур булуын ассызыклады: компаниянең зур күләмдәге мәгълүматлары цифрлы форматка күчерүне таләп итә. Академия заманча техника белән җиһазландырылган, ә белем бирү программалары креатив индустрияләрдә иң заманча тенденцияләрне исәпкә алып төзелгән.
«Барысын да тотып карагыз!»
Журналистларны «Альметрика» фәнни-танып-белү үзәге директоры Александр Савинич әнә шундый сүзләр белән сәламләде. Метрологиягә һәм халыкара берәмлекләр системасына багышланган әлеге интерактив фәнни-танып-белү экспозициясе иҗтимагый үзәкнең икенче катында урнашкан.
- «Альметрика»ның асылы шунда: физика һәм химия дәреслекләре күпкә кызыграк булырга һәм бу фәннәр укырга кирәк булган өчен түгел, ә теләк булган өчен укылырга тиеш. Мәктәптә укыту программа, стандартлар, БДИ һәм төп дәүләт имтиханы белән чикләнгән. «Альметрика» исә мәктәп белемен тулыландыру өчен кирәк, - дип фикерләре белән уртаклашты үзәк директоры.
Музей гадәти түгел, ул витрина артына яшерелмәгән, барлык экспонатлар белән экспериментлар ясап карарга мөмкин. Үзәккә мөстәкыйль рәвештә килергә, үз маршрутыңны төзергә яки гид-экскурсовод хезмәтеннән файдаланырга була. Укытучылар өчен дә үзәк яхшы ярдәмче булачак: программаны бөтен сыйныф өчен билгеле бер темага төзеп, шул рәвешле теория буенча узган материалны практикада беркетеп булачак. Шулай ук «Альметрика»да махсус лабораторияләр булдырыла, анда укучылар 3D-принтерлар, ЧПУлы станокларда эшләү күнекмәләре үзләштерә һәм мөстәкыйль рәвештә төрле экспериментлар ясый ала.
Лингвистика үзәге
Өченче катта тиздән тел мәктәбе ачылачак. Төрле яшьтәге әлмәтлеләр чит телләрне профессиональ дәрәҗәдә өйрәнә алачак. Катта 17 уку аудиториясе урнашкан, һәркайсы интерактив панельләр, акустик система һәм микрофоннар белән җиһазландырылган. Тел үзәгендә виртуаль мохит булдыру өчен җиһазлар, балалар белән шөгыльләнү өчен берничә мультимедиа өстәле, интерактив идәнле уен бүлмәсе бар. Шулай ук вокал белән шөгыльләнү өчен махсус җиһазландырылган аудитория һәм арт-студия каралган. Белем бирү үзәге инглиз, кытай, немец телләрен өйрәнергә, халыкара Кембридж имтиханнарына әзерләнергә һәм тапшырырга, шулай ук 1,5 яшьтән узган балалар өчен үсеш шөгыльләре тәкъдим итә.
Иллюминатордан җир күренә
Экскурсия Россия Герое, очучы-космонавт Сергей Рязанскийның фотоэшләр күргәзмәсе урнашкан дүртенче катта тәмамланды.
Күргәзмә залында Җирнең Халыкара космик станция бортыннан төшерелгән 50 фотосурәте тәкъдим ителгән. «Татнефть» ААҖ генераль директоры Наил Маганов журналистларны экспозицияләрнең алышынып торачагына, залдан җирле фоторәссамнар да файдалана алачагына ышандырды. Шушы ук катта бер-ике айдан 270 урынга исәпләнгән күпфункцияле концерт залы файдалануга тапшырылачак. Буш урыннарны җиһазлау семинарлар, лекцияләр, концертлар үткәрергә мөмкинлек бирәчәк. Шушында ук танылган ресторатор Аркадий Новиковның «Сыроварня» Novikov group челтәре рестораны урнашкан. Сүз уңаенда әйткәндә, ул - Татарстанда беренче. Ресторан ачуның төп шартларыннан берсе сырлар ясау өчен үзебездә җитештерелгән сыйфатлы сөт продукциясе булу иде. Ачылыш көнендә Аркадий Новиков матбугат вәкилләре белән видеоэлемтә режимында аралашты.
Үзәкнең локацияләрендә булу өчен билет бәясе - 50 сумнан алып 300 сумга кадәр. Үзәк 31 декабрьдә һәм 1, 2 гыйнварда эшләмәячәк. 3 гыйнвардан күргәзмә заллары 12.00 дән 20.00 гә кадәр килүчеләрне кабул итә. Бердәм белешмә телефоны: 8-800-2345627
Наилә Аль-Айюби
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа