Җәмгыять

Яңа елга бурыч белән кергәннәр

Татарстанның бурычлары булган 30,5 мең кешесе чит илгә чыга алмый. Республика суд приставлары аларга ил чикләрен япкан. Бурычларны түләтүдә бу иң үтемле чараларның берсе санала.

Чит илгә юллар ябылган республика кешеләренең гомуми бурычы 10 миллиард сум тәшкил итә. 11 меңнән артык әҗәтле татарстанлы - алимент түләмәүче. Ә менә 4,5 мең татарстанлы 2015 ел дәвамында тулысынча 580 мең сумлык бурычларыннан котыла алган. Шул сәбәпле аларга илдән читкә чыгуда чикләүләр бетерелгән. Шактый гына кеше Яңа ел алдыннан өстендәге йөкне төшерә алган. Суд приставлары сүзләренчә, бу, күпчелектә, бәйрәмнәргә чит илгә ялга бару мөмкинлегеннән мәхрүм ителү белән генә түгел, ә яңа елга бурычларсыз керү теләге белән дә бәйле.


Суд приставлары бурыч җыйганнарны чит илгә чыгармау чарасын елдан-ел ешрак куллана. Чөнки акчасы була торып та, кредит-алиментлар түләмәүчеләр бик күп. Һәм бик еш суд карары мондый чара кертелүдән соң гына үтәлә.

Гражданинга чит илгә чыгуда проблемалар 10 меңлек бурычы булса яный. Шулай ук бурычлыларның милеген һәм банк хисапларын кулга алу, күчемле һәм күчемсез милекне теркәүгә киртәләр кую кебек чаралар да актив кулланыла, дип яза Интертат.ру

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Яңа елга бурыч белән кергәннәр
Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять