Яңа акчаларга символ сайлауның икенче этабы башланды
Россия Үзәк банкы тарафыннан яңа банкнотлар өчен уздырылган бәйге шактый кызу бара.
Казан Кремле, "Кол Шәриф" мәчете, һәм Казан федераль университеты бинасы - бәйгенең беренче этабында Татарстан данын яклаган истәлекле урыннар.
Россиянең 49 шәһәре һәм 76 символы икенче этапка узган. Бу урыннарның һәркайсы 5 меңнән күбрәк тавыш җыйган. Хәер, бу истәлекле урыннарның яңа акчалар тышлыгында сурәтләнүе бик җиңел булмаячак. Чөнки алда әле тагын ике этап көтә.
Бәйгенең беренче этабы нәтиҗәләренә күз салсак, тавыш бирүдә барлыгы 1 миллионнан артык кеше катнашкан. Алар Россиянең 1113 шәһәреннән 5152 символ тәкъдим иткән. Россия Банкы рәисе урынбасары Александр Торшин сүзләренә караганда, илебез халкы яңа банкнотлар өчен символлар сайлауга бик кызыксынып караган.
Татарстан символларының икенче этапка узу уңаенан, Казанда 31 июльдән махсус флешмоб башланып китте. Хәзер һәр казанлы һәм шәһәребез кунагы Казан Кремле сурәтләнгән зур форматтагы 200 сумлык акча белән фотога төшеп, #200казань дигән хэштег белән әлеге фотоларны социаль челтәрләргә урнаштырып, Казан Кремленә алга таба узар өчен ярдәм итә ала. Бу 200 сумлык белән Казан Кремле диварлары янында, Кремль яр буе, "Казан" гаилә үзәге, "Әкият" курчак театры, М.Горький исемендәге паркта төшеп була. Һәр 5 урынның да беренче 100 фото авторлары сувенир флаер-банкнотлар көтә. Алар белән музейга керергә яисә Казан Кремлендә уздырылачак берәр чарада катнашырга мөмкин булачак.
Конкурсның икенче этабы 5-30 август көннәрендә уза. Бу вакыт аралыгында Россиянең "Иҗтимагый фикер" фонды халык арасында сораштыру уздыра. Бер айга якын дәвам итәчәк тавыш бирүдә Россиянең Сахалиннан - Калининградка, Мурманскидан Дербентка чаклы территориясен колачлаячак. Сораштыру илебезнең 200 торак пунктында 18 яшьтән өлкәнрәкләр арасында уздырылачак. 6 мең кеше катнашкан чара нәтиҗәләре буенча иң популяр 10 шәһәр һәм алардагы 20 истәлекле урын сайлап алыначак.
Яңа акчалар тышлыгында сурәтләнү хокукын алган җиңүче-символлар 5 сентябрь - 5 октябрь аралыгында узачак тавыш бирүнең соңгы этабында билгеләнергә тиеш. Ул вакытта «Твоя-Россия.рф» сайтында, йә федераль басмалардагы анкеталарны тутырып тавыш биреп булачак. Моннан тыш, 7 октябрь көнне «Россия 1» телеканалы эфирында SMS аша да тавыш биреп булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа