Яңа акчаларда үзебезне күрәсе килә (ФОТОЛАР)
200 һәм 2000 мең сумлык яңа акчаларга төшереләсе рәсемнәргә тавыш бирү дәвам итә.
Белгәнебезчә, яңа банкнотлардагы символларда безнең Казан да катнаша. 7 октябрьдә финалдагы тавыш бирүләргә йомгак ясалачак. Бүген без икенче урынга төшкәнбез - 224177 тавыш җыелган. Алда 225840 тавыш белән Сочи бара. Бүген кросс вакытында тавыш бирүләр оештырылган иде. Яңа акчаларда Татарстанның мәһабәт биналары сурәтен бик тә күрәсе килә. Бу безнең өчен зур горурлык булыр иде. Әйдәгез, һәрберебез тавыш бирик!




.jpg)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia