Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җәй узып бара: кайда очсызга ял итеп була?

Август - ял итүчеләр сезоны санала. Без сезгә әллә ни саллы акча чыгармыйча гына ял итеп булган берничә курорт тәкъдим итәбез.

Ларнака, Кипр

Мисыр һәм Төркиягә ялга очып булмаганлыктан, әлеге илгә юлламаларга сорау 116,5 % ка ук арткан ди белгечләр.

Август- сентябрь айларында әлеге утрауда ял итү бер кеше башына 34,5 мең сумга барып төшәчәк. Әмма бу бәягә ашау кермәгән.

Суның температурасы +25-27 градус, ә Кипрда һава торышы +28-30 градус җылы булачак. Кипрга баручыларга бушлай про-виза кирәк булачак.

Тиват, Черногория

Кипрга караганда биредә бераз суыграк була: +25-27 градус. Әмма бюджет ягыннан очсызгарак барып төшә - 33 мең сум. Моңа самолет бәясе, ательдәге урын һәм иртәнге аш керә.

Варна, Болгария

«Москва - Варна - Москва» маршруты нибары 12 мең сум гына. Ә ательдәге урын 13 мең сум торачак.

Болгария буенча сәяхәт итү өчен виза да кирәк - 35 евро.

Симферополь

Чит ил паспорты булмаучыларга безнең курортларны карарга була.

Мәсәлән, Симферопольдә бер атналык ял 19,3 мең сум тора.

Сочи

Монда бәяләр шактый югары - бер атна ял бер кешегә 27,4 мең сумга барып төшә.

Августта һава температурасы +25-27 градус, ә суныкы - +22-24 градус.

Анапа

Анапада һава температурасы югарырак, көндез 30 градус җылы булырга мөмкин.

Ә бәясенә килгәндә иң очсыз ял 19,5 мең сум тора. Әмма ашаулы ательдә яшәү өчен тагын 16,5 мең сум өстәп түләргә кирәк булачак ( бер кешегә 7 көнгә).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса