Хак хөкем юлында
Резеда Исмәгыйлева Хак хөкем йортында җирле массакүләм матбугат чаралары вәкилләре катнашында узган конференциядә йомгаклау доклады белән Әлмәт шәһәр суды рәисе Тәльгат Мәсгут улы Гаделшин чыгыш ясады.
Ул узган елда суд эшчәнлеген характерлаучы төп статистик мәгълүматларны китерде һәм перспективага бурычларны билгеләде.
Әлмәт судына 2025 ел дәвамында 3932 гражданлык эше кергән булган, бу 2024 ел белән чагыштырганда 91 эшкә күбрәк дигән сүз. Административ эшләрнең саны – 455. Шәһәр суды рәисе билгеләп узанча, соңгы вакытта шәхси милек, кредитлар һәм займнар, ЖКХ тармагы, юл һәлакәтләре буенча китерелгән зыянны түләтү белән бәйле булган эшләр елдан-ел арта гына бара. Ә менә урлашу, үтерү, сәламәтлеккә ният белән зыян салу кебек җинаятьләр киресенчә кимегән. Административ хокук бозулар буенча 1100 эш каралган. 2024 елда әлеге күрсәткеч 1858 булган.
Тагын бер мөһим яңалык - 2022 елдан алып 2024 елга кадәр аклау карары бер тапкыр да чыгарылмаган булса, 2025 елда 7 затка карата суд аклау карары чыгарган. Кырыгалдарларның азганнан-аза баруы, әлмәтлеләрне еш алдаулары турында сөйләп, язып торабыз, бәлки шуңа күрәдер дә мошенниклык буенча 2025 елда җинаять эшләре шактый кими төшкән. Алай гына да түгел конкрет бер мисалда зыян күрүчегә акчасы кире кайтарылган. Җинаять кылучы 1 елга төзәтү эшләренә җибәрелгән, аның хезмәт хакыннан 5 процент акча дәүләткә күчерелеп бара. Карар узган елның 24 октябрендә законлы көченә кергән булган. Тагын бер эш ике якның да татулашуы нәтиҗәсендә туктатылган.
Әлмәт шәһәр суды тарафыннан 7 вазифаи затка карата 6 эш каралган булган. Бу затларның кылган гамәлләре һәм җинаять эшләренең карарлары һәм резонанс эшләр белән әлмәтлеләр массакүләм мәгълүмат чаралары аша даими хәбәрдар булып тордылар. 2025 елда ришвәт белән бәйле эшләр, вак урлашуга, корал белән законсыз куллануга, хезмәтне саклау өлкәсенә кагылышлы эшләр арта төшкән.
Матбугат конференциясе барышында аек булмаган хәлдә машина руле артына утыручылар турында да сүз барды. Быел «градус астында» йөрергә яратучыларны аерым контрольгә алганнар. РФ КоАПның 12.8 һәм 12.26 маддәләрендә каралган хокук бозулар элек тә иң кырыс санала иде. Хәзер исерек хәлдәге машина йөртүчегә транспорт чарасы белән идарә итү, транспорт чарасы белән идарә итүне исерек хәлдәге затка тапшыру һәм транспорт чарасы йөртүчесенең исерек хәлгә медицина таныклыгы узу турындагы таләпләрне үтәмәве «гаепле»гә җитди санкцияләр белән яный. «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» категориясендәге хокук бозуларга килгәндә, исерек йөртүчеләрнең иң зур штрафлары (хәзер аларның күләмен 45 мең сумга кадәр күтәрделәр), «эшчәнлекнең билгеле бер төрләре белән шөгыльләнү» хокукыннан мәхрүм итүне һәм машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итүне күздә тота. Вәзгыять кабат шул ук халәттә руль артына утырган очракта катлаулана. Ул чагында аның хокук бозуы җинаятькә әверелә. РФ Җинаять кодексының 264.1 маддәсе җәзаларның киң спектрын күздә тота – әлеге очракта иректән мәхрүм итү һәм транспортны конфискацияләү каралган.
Очрашуда актуаль тема-ларның берсе - суд системасын цифрлаштыру турында да сүз барды. Иң беренче чиратта бу гражданнар белән электрон хезмәттәшлекне киңәйтүгә кагыла. Нәрсә генә дисәк тә, заманча технологияләр зур мәгълүмат массивларын тиз эшкәртергә, документларны генерацияләргә һәм гамәли бурычларны хәл итәргә мөмкинлек бирә. Мисал өчен шәһәр судына «Электрон хак хөкем» порталы аша 1074 иск кергән булган. Статистика мондый электрон мөрәҗәгатьләрнең елдан ел арта баруы турында сөйли.
– Суд системасын камилләштерү һәм заманча мөмкинлекләрне куллану өстендә эш дәвам итә. Әлмәт шәһәр суды эшчәнлегенең төп өстенлекләре булып хокукый тотрыклылыкны тәэмин итү һәм бердәм суд практикасын гамәлгә ашыру тора, шулай ук дәүләт тарафыннан гарантияләнгән хокукларны, ирекләрне, хосусый һәм законлы мәнфәгатьләрне яклау да төп бурычлар санала, – дип ассызыклады Тәльгат Гаделшин. Ул шулай ук әлеге эштә теләктәшлек күрсәтүче массакүләм матбугат чаралары вәкилләренә дә рәхмәтен җиткерде һәм хак хөкем юлын-да бергә нәтиҗәле эш алып барырга чакырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia