Утырышта Россия Хоккей федерациясе, хөкүмәт әгъзалары, төбәк башлыклары, шулай ук бизнес-берләшмәләр вәкилләре катнашачак, дип хәбәр итә "Татар-информ" Кремльнең матбугат хезмәтенә сылтама белән.
Шул ук көнне дәүләт башлыгы дзюдо буенча Европа беренчелеген ачу тантанасында да катнашачак. Исегезгә төшерәбез, Европа чемпионаты 21-24 апрель көннәрендә уза.
Владимир Путин Татарстанга килә
Россия Президенты Владимир Путин бүген ,22 апрельдә, Казанда Президент карамагындагы Физик культура һәм спорт советы утырышын үткәрәчәк.
Фикер алышуга илдә хоккейны үстерү, 2016 елда Мәскәүдә хоккей буенча Дөнья чемпионатын үткәрү һәм 2018 елда Пхенчханда (Корея Республикасы) узачак кышкы Олимпия уеннарына ил җыелмасын әзерләү мәсьәләләре кертелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia