Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Владимир Путин бүген Павел Астаховны эшеннән азат итте

Россия Президенты Владимир Путин бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Павел Астаховны эшеннән азат итте.

Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә. Әлеге вазифага кем билгеләнәчәге әлегә билгеле түгел. кайбер мәгълүматлар буенча, Павел Астахов урынына Гомумроссия халык фронтының Пензадагы башкарма комитетын җитәкләгән 34 яшьлек Анна Кузнецова килергә мөмкин.

Кремльдә Астаховның отставкасы турында Сямозеро балалар лагерендагы фаҗигадан соң сүз чыкты. Ул вакытта Павел Астаховның әйткән сүзләре җәмәгатьчелектә зур ризасызлык тудырган иде. Ул шторм вакытында исән калган кызга: "Йә, нәрсә? Ничек йөздегез?" - дип сорау биргән иде. Әлеге фаҗига аркасында 14 баланың гомере өзелде.

http://intertat.ru/tt/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса