Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Видеоконференция режимында Татарстан Республикасы хәрби хезмәткә чакыру комиссиясенең утырышы булды

Анда республика хәрби комиссары Сергей Погодин гражданнарны хәрби хезмәткә язгы чакыру йомгаклары белән таныштырды, чакыру кампаниясенең уңышлы үтүен әйтте.


Армиягә алынганнарның төп өлеше - югары һәм махсус урта уку йортларын тәмамлаучылар. Әлмәт уку йортлары арасында укуын тәмамлаучыларны армиягә озату буенча Әлмәт политехника техникумы алда.

Әлмәт районында егетләрне армиягә хәрби белгечләр итеп әзерләп җибәрү буенча уңышлы эшләүләре билгеләп үтелде. РФ Кораллы көчләренә безнең районнан 226 кеше җибәрелгән, шулардан 102се "С" категорияле транспорт чараларын йөртүче белгечлеге алган, 173 кеше өлкәнрәк яшьтәгеләрдән, 37 егет югары белемле.

Конференция ахырында язгы чакыруны уңышлы үткәрү өчен зур көч куйганнарны бүләкләү булды, бүләкләнүчеләр арасында ТР хәрби комиссариатының Әлмәт районы бүлеге начальнигы Ришат Сабиров та бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса