Ветеран әби белән бәхәскә кергән судья эшеннән китәргә уйлаган
Низаг 14 июньдә булган иде.
Бу көнне Бөгелмәдә онык 91 яшьлек әбисен документта булган төгәлсезлекне ачыклый торган суд утырышына алып килә. Бүтән урын булмау сәбәпле, автомобилен тукталыш ярамый (3.28 "Стоянка запрещена") торган билгеле астына куя. Баксаң, бу урынга шәһәрнең баш хөкемдары да шәхси транспортын куя торган була һәм төшке ялдан соң килеп туктаган судья үз хезмәткәрләреннән бөгелмәленең машинасын чыкмаслык итеп каплатып, ЮХИДИ инспекторларын чакырта. Егет бары тик 1 нче төркем инвалид булган әбисен автомобильдән чыгару өчен генә туктаганын, өстәвенә, әлеге юл билгесе инвалилдар өчен искәрмә бирүен аңлатып маташса да, аңа штраф салалар. Татарстан судьяларының квалификацияле коллегиясе тикшерү уздырган. Һәм хөкемдарның үзен болай тотарга хаклы булмавын раслаган. Бүген иртән судья үз теләге белән эшеннән китәргә сорап гариза язган. Баксаң, Ленин урамында машина куюны тыючы билге урнаштыруга беркем дә боерык бирмәгән. Нәтиҗәдә Бөгелмә башкарма комитетына билгене алу, шоферга салынган штрафны юк итү турында күрсәтмә бирелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа