Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Велосипедыңнан колак кагасың килмәсә...

Яз җитү белән сәламәт һәм экологик транспорт сайлаучылар полиция хезмәткәрләренә эш арттыруларын абайламый да кала. Ел саен яз һәм җәй айларында җирле бүлеккә велосипедларын урлатып мөрәҗәгать иткән әлмәтлеләрнең саны арта гына бара икән...

Бу хакта Әлмәт эчке эшләр бүлегендә узган брифингта сүз барды. Белгечләр массакүләм мәгълүмат чаралары аша велосипед хуҗаларын кисәтергә ашыкты. Моның өчен бары тик берничә мөһим кагыйдәне үтәү дә җитә. Беренчедән, ике тәгәрмәчле тимер атыңны караучысыз калдырырга кирәкми. Әгәр дә берәр кая керергә йомышың төшсә, аны махсус урында калдырырга кирәк. Махсус велосипед кую урыннары шунда ук видеокүзәтү бар дигәнне аңлата. Анда да урлауга каршы чараларны куллану мөһим, велосипедны эләктерә торган тросның бармак калынлыгыннан да ким булмавы зарур. Ә инде өйгә кайткач та велосипедны подъезд ишек төбендә калдырмаска кирәк. Ни генә булса да урлаган бер гаепле булса, урлаткан мең гаепле ди бит халык та.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса