Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Велосипед – табибларга алмаш

Велосипед дип аталучы иң гади транспорт чарасын сайлаучыларда матдәләр алмашы яхшырудан тыш кәеф күтәрелү дә күзәтелә икән. Шунлыктан калабызда велосипедны сайлаучылар саны арта бара.

Зур байлык

Үзе тынгысыз да, үзе бар яклап та килгән картаюны һич белмәс Кәүсәрия ханым Ситдыйкова хакында күпләр беләдер. 75 яшенә якынлашучы героем берничә дистә ел дәвамында балалар поликлиникасының 2 нче педиатрия бүлеген җитәкли. Башлыча, шәһәр үзәге караган, 13 участокны берләштергән әлеге бүлектә 12-13 мең бала теркәлгән һәм аларның һәрберенең сәламәтлеге турында Кәүсәрия ханым яхшы хәбәрдар. Гозер белән мөрәҗәгать иткән әти-әниләргә дә табигатькә якын торырга киңәш итә. Бу инде су, җылы һәм салкын һава ярдәмендә чыныктыру, шулай ук актив тормыш позициясен булдыру дигән сүз. Үрнәкне дә ерактан эзлисе түгел - Кәүсәрия Сабировна өчен тизлектә дә, биеклектә дә чикләр юк: 30 ел элек иярләгән тимер атында җилдерә, кышын чаңгы һәм кар машинасыннан, җәен велосипедтан төшми.

- Әлмәттә велосипед юллары төзелә башлагач миннән дә ныграк шатланган кеше булмагандыр! Автомобильдә йөргәндә олыгайган саен игътибар да, егәрлек тә, җитезлек тә күбрәк кирәк. Ул әле тәннең оешуына, нерв киеренкелегенә китерергә мөмкин. Ә инде велосипедка утырып җилдергән вакытта үзеңне чын мәгънәсендә ирекле кош сыман хис итәсең, - ди ул.

Табибә гап-гади физик күнегүләрне алыштырган велосипедта йөрүнең файдасы хакында гомерлек эш тәҗрибәсенә таянып та, үз сәламәтлегендә ничек чагылганын белгәнгә күрә дә озаклап сөйли ала.

- Үзем яши торган РТС микрорайонына чаклы юллар төзелеп бетүгә үк автомобилемне читкә куеп, көн саен эшкә велосипедта йөриячәкмен, - ди ул.

Әбиләргә ни җитми?

Кәүсәрия Ситдыйкова кебек яшьлектән китәргә ашыкмаучылар, шөкер, калабызда бихисап. Район ветераннар советы рәисенең физик культура һәм сәламәтләндерү эшләре буенча урынбасары Людмила Җиһаншина сүзләренчә, бүген шәһәрдә генә дә спорт белән шөгыльләнүче пенсионерлар саны мең ярымнан артып киткән.

- Велосипед юллары төзелә башлау белән безнең клубларга йөрүчеләр күпкә артты. Чөнки очрашу урыннарыннан ераграк яшәүчеләргә автобус көтеп аптырыйсы түгел - тимер атыңны иярлә дә чап. Тик менә велосипед алырга бөтенесенең хәленнән килми шул. Шунлыктан күпсанлы пенсионерлар исеменнән район җитәкчелеге һәм иганәчеләргә мөрәҗәгать итәм - пенсионерлар өчен бушлай яки символик бәядән велосипед прокаты ачсыннар иде! - ди Людмила Михайловна.

Гомере буе спорт белгече булып эшләгән Людмила ханым фикеренчә, бу берничә мөһим мәсьәләне ачыкларга мөмкинлек бирәчәк. Беренчедән, велосипедны саклар өчен махсус урын кирәк булмаячак (бу фатирларда торучылар өчен бик актуаль!), икенчедән, велосипедка утыру ярдәмендә сәламәт гомер озынлыгын арттырырга мөмкин булачак. Моның ни дәрәҗәдә мөһим икәнлеген әти-әниле, әби-бабайлы тормышның байлыгын бәяли белүчеләр аңлый торгандыр.

Рәдифә НОГМАНОВА

Автор фотолары

Валентина Кузьмина, пенсионер:

- Шәһәрдә тудырылган мөмкинлекләр өчен рәхмәтемне җиткерәм, велосипед хәрәкәте дә үсеш ала. Пенсиягә чыкканчы шәфкать туташы булып эшләдем, шунлыктан физик күнегүләрнең файдасы хакында ишетеп кенә белмим. Өстәвенә, берничә ел интектергән шикәр авыруы да әйбәт физик формада булуымны сорый.

Федор Панчин, пенсионер:

- Танышларым аша пенсионерлар өчен физик шөгыльләр булуын белдем дә, бу агымга кушылырга булдым. Тиз арада велосипедка да күчеп утыра алсам, тагын да яхшы булачак. Файдасы зур аның. Мин эретеп ябыштыручы булып эшлим, ә бу һөнәрнең зарары юк түгел. Физик күнегүләр исә тын алуны да җиңеләйтә.

Роза Малеева, пенсионер:

- Бик рәхәтләнеп велосипедта йөрим. Лаеклы ялга чыгуыма биш ел булды. Аңа чаклы да физик күнегүләргә өстенлек бирә идем, бассейнны калдырмаска тырыштым, шулай ук дөрес туклануны алга сөрдем. Эштән туктагач исә үземә вакыт тагын да артты. Һәрчак хәрәкәттә булырга тырышам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса