Узган ел Әлмәт урманчылыгында 31 гектар урман барлыкка килде
Территория республиканың көньяк-көнчыгышындагы өч районны үз эченә ала.
Әлмәттә урманнарны торгызуга йомгак ясадылар һәм янгын куркынычы булган сезонга әзерлек турында сөйләштеләр. Бу хакта АМР башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әлмәт урманчылыгы өч районны (Әлмәт, Бөгелмә һәм Зәй) - барлыгы 50 мең гектарга якын урманны үз эченә ала. Аларның яртысы юкә.
2025 елда:
• 31 гектарда яңа агачлар утырттылар;
• янгын куркынычсызлыгын һәм урман куллануны контрольдә тоту өчен 1200 дән артык патруль үткәрделәр;
• 57 яшь экологлар 4800 дән артык чыршы үсентесе утырттылар.
Быел "Экологик иминлек" илкүләм проекты кысаларында урманнарны торгызуны киңәйтү һәм урман орлыклары запасын булдыру планлаштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia