Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Урман Кәләендә халык ярышып яши

Ветераннар ишегалды Ә картаймауның сере бик гади - үз-үзеңне кирәкле итеп тоеп, җаныңа ятышлы шөгыль табып яшәүдә.

Шуны истә тотып булса кирәк, Урман Кәләе җитәкчелеге биредәге ветераннар советы активы белән берлектә берничә ел элек пенсия яшендәгеләр арасында бәйге игълан иткән. Аның асылы иң күркәм ишегалдын ачыклаудан гыйбарәт. Шуңа күрә биредәге апа- абыйлар (никтер әби-бабай дип әйтергә тел әйләнми) иртә яздан башлап йорт тирәләрен бизәү хәстәрен күрә башлый. Кемдер орлыктан гөл чәчкәләре үстерә, кемдер кул астындагы вак-төяктән искитмәле матурлык тудыра, кайберләре урманга терәлеп утырган авылы ландшафтына табигать тылсымын "күчерә". Ә араларындагы иң-иңнәрен ел әйләнәсе күзәтеп торганнан соң, җәен Сабантуйда бүләклиләр.

Шәмәхә - ялгызлык төсе

Инде пенсия яшендә булса да, карап торышка һич алай димәссең. Кызларныкы кебек горур гәүдә торышы, ярыйсы ук заманча кием-салым, ә иң мөһиме, төс-кыяфәте басынкы булса да, карашыннан сибелгән очкыннар! Урман Кәләенә 1978 елда Башкортстан якларыннан килен булып төшкән Фәнүзә Шәмсуллина бу. Әлеге ханым Кәләй станциясендә урнашкан табиблык амбулаториясендә гомере буе санитарка булып эшли. Чисталык өчен җавап бирүче кеше булгангамы, татар хатыннарына хас пөхтәлек канына сеңгәнгәме, йорты да курчак өен хәтерләтә. Аны ерактан ук күрергә була. Кызыл, яшел, зәңгәр төсләрне хуп күргән авыл халкының йортлары арасында Фәнүзә ханымның почмагы ачык шәмәхә һәм фирүзә төсләр яктылыгы белән аерылып тора. Түбә калае, коймалары, хәтта гади кирпеч блоктан өйгән сарай, гараж стеналары да шундый төсләргә манылган. Ишегалдына җәйгән бизәкле ташы да җанга ятышлы булып, әкияткә чакырып торган йортны бик тә күркәм итә.

- Никтер шәмәхәне бигрәк тә якын итәм инде, - ди Фәнүзә апа. - Кызым аны ялгызлык төсе ди. Ә мин сагышыма чумып елмаям да, тол хатын булгач, ялгызлык төсе дә килешә ул кешегә дим...

Шулай да әлеге өйнең матурлыгы шундый төсләрнең чагылышында гына түгел. Бу йортны уңган хуҗабикәнең тырышлыгы белән җанландырган күп төрле чәчәкләр һәм картаерга ашыкмый торган ягымлы ханым бизи.

«Мин - әти кызы»

- Мин чәчәкләрнең барысын да яратам! Аларны ничек яратмаска ди, ул төсләр, ул формалар, башыңны әйләндерерлек хуш исләр!

Сания Ахунова белән танышу әнә шундый сүзләр белән башланды. Чыннан да, әлеге мөлаем ханым яшгән урамга борылгач та, тирә-якка ямь биреп утырган чәчәк түтәлләре безне ерактан ук чакырып тора иде. Ә инде ишегалдына аяк басуга Андерсен әкиятендәге Герда барып чыккан патшалыкка эләккән төсле булдым. Биредәге роза гөлләре дә шуңа ишарәләп тора күк. Ә инде ишегалдындагы гараж, мунча, сарай, җәйге кухня кыргый виноград яфракларына уратылган. Алар көз килгәнгә баш имичә, кызыл-көрән төсләргә чумып әйләнә-тирәне "җылытып" тора төсле. Сания ханымның бакчасында гөл-чәчәкләрдән тыш берничә төрле виноград, эре сортлы камырлык та үсә. Барысы да бердәм ансамбль булып, бер-берсен тулыландырып тора.

- Бу минем улым белән уртак хезмәтебез. Ренат агач һәм таш эшенә бик оста, биредә барысын да үзе төзеде. Бассейн да ясап куйды. Мондый уңганлык аңа бабасыннан күчкән. Минем әтием кул эшенә хирыс кеше иде, - ди Сания ханым әтисе Закирның Гариф Ахуновның "Хәзинә" романындагы төп герой прототибы булуына ишарәләп.

Әлмәт төбәгендә җир куеныннан кара алтын табуда бораулаучы булып эшләгән Закир абый. Таләпчән дә, җаваплы да, кушылган эшне җиренә җиткереп башкара торган оста әллә ничә тапкыр социалистик бәйгеләрнең абсолют җиңүчесе булган. 6 кызы һәм 2 улын да тәртипкә өйрәтеп үстергән. Әйтергә кирәк, балаларның барысы да нефть сәнәгате белән бәйле сукмактан киткән.

«Әлмәт таңнары» белән бергә

Минем "Әлмәт таңнары"ннан икәнемне белеп алгач, Марс абый Нуриев горур итеп: "Мин сезнең гәҗит белән гомер иттем!" - дип белдерде. Баксаң, язмамның чираттагы герое районыбызда күп еллар бердәнбер татар газетасы булып саналган "Әлмәт таңнары"н 24 ел укый икән. Дөнья хәлләрен дә шуннан белә, эш кешеләре турында язылган материалларны да ярата. Ә аралаша башлагач, Марс абыйның үзенең дә газета геройлары кебек кызыклы шәхес икәне ачыкланды.

Беренчедән, ул авыл халкы өчен бик кирәкле, кадерле һөнәр вәкиле - мал табибы. Сабанчы авылында туып, шунда 1964 елга кадәр яшәп, башта "Знамя" колхозында, аннары ветеринария станциясендә эшләгән. Шуңа күрә якын-тирә авылларның һәрбер гаиләсендә булып, аларны итле-сөтле итәргә ярдәмләшкән күренекле шә- хес.

Икенчедән, Марс абый менә дигән әти, бабай. Гомер иткән хатынын авыр чир ятакка салгач та ничек тиеш - шулай карап, кадерләп соңгы юлга озата алган сабыр ир. Ялгызлыктан качып, тагын бер кабат бәхетен сынап карарга шикләнмәгән яшь йөрәк тә ул. Бүген үзе сыман тол Елизавета Ивановнаны парлы итеп, ике яктагы балалар, оныкларны бер гаиләгә берләштереп, бер учакта җылытып яши алган киң күңелле мөлаем бабай.

Моннан тыш, бик оста бакчачы Марс абый. Виноград атлы асыл җимешнең файдасын белеп, озак еллар үзендә булдырырга теләгән.

- Утыртам, матур гына үсеп китә. Кыш җитә дә туңа. Тагын утыртам. Икенче кышны артык җылы булудан чери. Аптырап беттем тәки! Тырыша-тырыша үсеп китте бит бу. Быел, ниһаять, бөтен нәселебезгә, дус-ишләргә җитешле җи- мешләре белән куандырды, - ди Марс абый җәйге верандасына чакыра-чакыра.

Ә бирегә килүнең сәбәбе нәкъ шул веранда иде. Марс абый белән Елизавета ханым аны бергәләп ясаган. Агачтан эшләнгән өстәл-эскәмияләр чып-чын камыш түбә астына яшерелгән. Әйләнә-тирәсе читән белән бизәп алынган. Табигатькә якын булсын дип агач гөмбәсе үскән төп тә кайтарып куйган алар. Әлеге гүзәл манзарага күз салу өчен авылдашлары да килеп йөри, урманга баручы-кайтучы узгынчылар да эзләрен суытмый икән.

- Шундый кеше инде мин! Матурлык яратам. Кая барсак та, берәр төрле идея белән кайтам да, хатыным белән тизрәк үзебездә ясап куябыз, - дип сөйли Марс абый.

Менә шундый кешеләр яши Урман Кәләендә. Картлык килгәнгә хафаланмый, һәр туар таңга шатлана-шатлана яши алар. Андыйлар белән бергә яшәгән саен яшисе килә.

Рәдифә НОГМАНОВА

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса