Реклама
Авылларга да игътибар бирелә башланды. Спорт һәм балалар мәйданчыклары хәзер авылда яшәүчеләр өчен хыял түгел.
Кәләй станциясе балалары да мәйданчык өчен нык шатландылар. Аларның сөенечләрен уртаклашырга район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин үзе килде. Мәгълүм булганча, шәһәрдә һәм районда Айрат Хәйруллин инициативасы һәм "Татнефть" компаниясе ярдәме белән 30 мәйданчык ачылачак. Урман Кәләендәгесе дүртенчесе булды.
Район башкарма комитеты җитәкчесе башта "Елховлес" предприятиесендә булды, аннан авыл белән танышып чыкты. Авылның киләчәге бар. Биредә 14 яшькә кадәрге 384 бала яши. Быел 14 бала дөньяга килгән. Тантана вакытында балалар өчен спорт һәм күңел ачу уеннары да оештырылган иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы
18+