Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Киләсе атнадан республикада “Автомобилеңне сакла!” дигән акция узачак

Быел гыйнвар-сентябрьда Татарстанда 280 транспорт чарасы урлап (РФ ҖКның 158 нче маддәсе) кителгән (куалап түгел), шуларның 185е - автомобиль. Урланган транспортның 90ы, эчке эшләр органнары тикшерүе нәтиҗәсендә, җинаятьчеләр арендага алган гараж боксларында сүтелгән хәлдә табылган.

Сүтеп, запас часть итеп сату нияте белән, алар 10 елга кадәр йөргән машинаны урлый. Гомумән алганда, җинаятьчеләр тарафыннан чәлдерелгән транспорт чараларының 14,6 проценты 5 елга кадәр, 37,5 проценты 5 елдан алып 10 елга кадәр йөргәне, 47,9 проценты 10 елдан артык элек җитештерелгәне ачыкланган. Урланганнары арасында 12,6 проценты - чит илдә эшләнгән автомобиль, һәм алар, кагыйдә буларак, заказ буенча урлана яки куалап алып кителә. Караклар кулына эләккән чит ил машиналары арасында "азиат" "Мазда", шулай ук "Тойота"ның төрле маркалары, "Хундай", "Хонда", "Дэу", "Ниссан", "Киа", "Мицубиси", "Сузуки", тагын Европа һәм АКШта җитештерелгәннәреннән "Рено", "Джип", "Вольво", "Фольксваген", "Шкода", "Шевроле", "Опель", "Ауди", "Лендровер", "Пежо", "Фиат" күпчелектә.

Чит кеше машинасына күзе төшкәннәр өчен иң кыены - "Гарант", "Дракон" кебек механик блокираторлы автомобильләре икән. Ник дигәндә, андыйны сүтеп алу өчен 30 минутлап вакыт кирәк, ә каракның аның кадәр вакыты юк. Шулай булгач, ул башка төр сигнализацияле автомобильгә барып ябыша, чөнки алар шәһәрдә урам тулы һәм күпчелеге сакланылмый да. Дөрес, механик саклану чарасы куелган бер машинаны урларга омтылу очрагы булган, ләкин, машина хуҗасы "тимер ат"ын артка китә торган итеп калдырганга, угры арты белән әллә кая китә алмаган һәм ташлап качарга мәҗбүр булган.

Иске машиналарның шактыенда саклау сигнализациясе булмый, хуҗалары аларны ишегалдына куеп калдыра, ә ишеген ачып тимерчыбыкларын турыдан ялгап кабызып китүе "үз эшенең осталары" өчен - минутлык эш. Моннан тыш, запас частьләрне, очсызрак күреп, кулдан алу гадәте безнең халыкта әле дә бетмәде, чынлыкта, кулдан сатыла торган андый тимер-томыр һәм машина кирәк-яракларының 90 проценты - урланган "товар" икән. Моннан тыш, Татарстан территориясендә тимер калдыклары җыюга лицензиясе булган 48 предприятие эшли, филиаллары белән санасаң, металл кабул итү пунктлары - 204, аларның 47се - Казанда. Мисалга, 2010 елда металл кабул итү пунктларында урланган 9 транспорт чарасы табылган, былтыр - 5 автомобиль, быел - 2 (Казан һәм Чаллыда).

Чит машинага кул сузарга җөрьәт итүчеләр, җинаятьчел эшләрен җиңеләйтү максатында, төрле җайланма сатып ала, алары исә Интернет аша иркенләп тәкъдим ителә һәм моңа хокук саклау органнары берничек тә йогынты ясый алмый. Мәсәлән, караклардан саклану өчен куелган техник җиһазлардан заманча системаларны сафтан чыгару, төгәлрәге, блокировкасын бетерү өчен GPS, GSM сигналларны каплагычларның (глушитель) беренчесе 1,7 мең сум, икенчесе 5 меңнән 7 мең сумга кадәр тора. "Кодграбер" дип аталган "кодны сканерлагыч моннан 5 ел элек 200-250 сумга сатылса, хәзер - 15 меңгә. Машина саклагыч системалар арасында иң уңышсызы - "Шерхан-5".

Күзәтүләрдән ачыкланганча, угрылар 20 процент очракта читләрнең "тимер атына" көпә-көндез кул сузарга җөръәт итә; урлау һәм куалап алып китү урыны 70 процент очракта урамда, 10 процент чамасы очракта ишегалдында, 8 процентта гараждан була. Аерым алганда, күпчелек вакытта (65 процент) тимерчыбыкларын "турыдан" ялгау юлы белән, аннары ачкычлар ярдәмендә (20 процент), башка предмет белән тәэсир итеп (11 процент), тарттырып (4 процент) алып китәләр. Аннары юл буйларында, урманлыкларда, ишегалларында ташлап калдыралар, кайсылары транспорт һәлакәтенә очраган була. Халыкны кисәтү, транспорт урлауларны кисәтү максатыннан республикада киләсе атнадан "Автомобилеңне сакла!" дигән акция уздырыла.

"Татар-информ "

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса