Уңган гына түгел, романтик
Авыл җанлы кешеләр һәр аткан таңга куана беләләр, күңелләрен биреп эшлиләр, шуңа күрә көр, рәхәт тормышта яшиләр дә.
Кыенлыкларга бирешмичә, үзләренең чиксез тырыш-лыклары, үҗәтлекләре белән куйган максатларына ирешәләр, шуның белән авылдашларының хөрмәтен яулыйлар. Хезмәтеңнән тәм табып, илһамланып, тынгы белми яши белү үзе олы бәхеттер ул.
Яңа Нәдер авылында байтак андый күркәм шәхесләр. Шушы көннәрдә генә без 75 яшьлек Раеф абый Нуретдинов һәм аның тормыш иптәше Тәгъзимә апа янында кунакта булып кайттык. “Әлеге кешеләр – авылыбызның иң ярдәмчел, иң ышанычлы кешеләре”, – дип таныштырды алар белән Яңа Нәдер авыл җирлеге башлыгы Сирень Миннебаев. “Май чүлмәге тышыннан билгеле” дип юкка гына әйтмиләр шул халыкта. Раеф абый белән Тәгъзимә апаның йортлары, ихаталары бик матур, пөхтә һәм каралган булуы белән ерактан ук күзгә ташлана. Йорт түбәсенә кунган “күбәләк” исә биредә булдыклы хуҗалар гына түгел, чын романтиклар яшәгәнен күрсәтеп тора.
“Зәй” колхозының гөрләп торган чорында 25 ел механизатор, соңыннан 20 еллап нефть тармагында хезмәт куйган булып чыкты Раеф абый. Мәктәпне бетергәч Рус Акташындагы һөнәри училищеда укыган. Аны тәмамлагач, Азнакай районы товар паркында эшләп алган. Соңыннан барыбер туган авылы Нәдергә кайтып, колхозга эшкә кергән.
– Мин техника белән эшләргә бик яраттым, шуңа күрә дә үз һөнәремә тугры калып, механизатор булдым. Ул елларда сөенеп эшкә бара, куанып эштән кайта идек. Таң ату белән үк басуга чыгабыз. Көне буе эшләп, кичке тугызларда гына ычкындыра идем сабанны. Әле дә хәтердә, 400 сум хезмәт хакы алдым. Барысы да шаклар катты инде. Ничек? Дөрес бирмәгәннәр сиңа диючеләр дә булды. Уртача хезмәт хакы 150-200 сум булган чор бу. Бар да дөрес, берүзем бер басуны эшлим бит, эшләгәнне дә күрә беләләр иде. Парторг Разаил минем төнлә дә эшләгәнне күреп, документларымны җыйды да, “дәүләт бүләгенә лаек син” дип илтеп тә тапшырды. Озак вакыт та үтмәде мине өченче дәрәҗә Хезмәт Даны ордены белән бүләкләделәр. Кышкы чорда фермада эшләдем. Салам ташыдым, тирес түктем. Аллага шөкер, техникам каралган, ялт итеп тора. Көзге, язгы пычракта авылда машина батса да, мине чакыралар иде инде (көлә). Урман кисеп, техника белән агач төяп алып кайтуда да булышып тордым. 1991 елны, колхоз таралгач, нефтьчеләргә килеп эшкә урнаштым. Монда инде бишенче колоннада 20 еллап бульдозерда эшләдем. Шуннан пенсиягә дә киттем, – дип искә ала Раеф абый.
“Кулларыннан гөлләр тама” дию Раеф абыйга бик нык туры килә. Агачтан нәрсә генә ясамый бит бу балта остасы, тимердән дә эшләнмәләре күп. Ихатадагы сарайның һәм базның стеналары исә чын мәгънәсендә “ноу-хау” технологиясен эшкә җигеп , шешәләрдән ясалган.
– Чөгендер базы стенасын ясауга 4000 нән артык, ә сарайныкын ясауга 3000ләп шешә китте. Шешәләрне кайдан ничек табып алып кайттым, күбесен басудан җыйдым, – дип аңлатты остакул. Күрше-тирә авылларда да беләләр Раеф абыйны – йорт эчен тышларгамы, җиһазлар, башка кирәк-ярак ясаргамы – гел чакырып торалар.
– Заказлар күп. Корал эшли – ир мактана дигәндәй, аның бит хәзер кибеттә агач белән дә, тимер белән дә эшләрдәй инструментлары җитәрлек. Алар заманча, бик уңай – үзеннән-үзе эшлисе килеп тора. Йорттагы бар нәрсә минем кулдан узган. Менә күптән түгел ихатада яңа беседка төзеп куйдым әле. Тәгъзимә апагыз искесен сүттерде, – дип куйды Яңа Нәдер уңганы. Сүзгә Тәгъзимә апа үзе дә кушылды. Ул тумышы белән Сарман районы Кызыл Бакча авылыннан булып чыкты. Раеф абый белән 1996 елда танышканнар икән.
– Тормыш иптәшем үлгән, ялгызым калган чор. Мин гомер буе җиргә тартылдым, эшне яратып, җиренә җиткереп башкардым. Шул арада әле бәйләргә, чигәргә дә өлгерә идем. Әле Раеф белән танышкан көн дә истә –14 август иде. Ул вакытта мин җиде еллап пенсиядә идем инде. СМУ-37 оешмасында ташчы булып хезмәт куйдым. Эш буенча кайда гына булмадык – Пятигорск, Ярославль, Себер, Әрмәнстан яклары да калмады. Аллага шөкер, эштән фатирын да бирделәр, бер дә зарланырлык түгел. Раеф белән бергә гомер кичерүебезгә дә утыз ел була, – дип истәлекләре белән уртаклашты Тәгъзимә апа.
Язмыш бу ике уңган-булган кешене кавыштырып ялгышмаган. Бер-берсенә киңәшче, иптәш алар, яшьләре олы булуга да карамастан, әле дә чибәр, уй-фикерләре дә гел бертөсле аларның. Җәен урманнан кайтып кермиләр – җиләген дә җыялар, үләнен дә. Авылда булган чараларда актив катнашалар. Бакчада да гел бергә. Шәфталуга (персик) кадәр үстерәләр. Китап укырга яратучы Тәгъзимә апа кош-корт асрау белән мавыгып киткәч, Раеф абый аның бу идеясын күтәреп ала һәм тормышка ашыра, уңайлыклар тудыра, төрле яклап теләктәшлек күрсәтә, булыша.
– Кош-кортның бар төрен асрадык инде, тавис кошын гына тотмадык. Элек эре маллар да бар иде. Сарайда җылы, мич чыгарып куйдым, ягабыз, – ди Раеф абый.
Шулай, бер-береңә терәк булып, мавыгып, эшнең тәмен, тормышның ямен тоеп яшәүчеләрне күргәч, үзеннән-үзе алар кебек гомер кичерәсе килеп китә. Олыгаеп та күңелләрендәге яшәү дәртен сүрелдермәгән парлар аеруча сокландыра. Алга таба да шулай тату, бердәм булып яшәргә, яңадан-яңа матур планнар корып, аларны уңышлы гына тормышка ашырырга язсын сезгә Раеф абый, Тәгъзимә апа.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia