Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Укытучым – остазым

Тормышыбыз, яшәешебез һәм гамәлләребез...

Билгеле, бу төшенчәләрнең үзәгендә кеше, аның язмышы, һөнәре һәм хезмәт юлы тора. Алар бербөтен төшенчә тәшкил итәләр. Яшәешебез күпьяклы, күптөрле булган кебек, кешеләр башкарган эшләр, сайлаган һөнәрләр дә күптөрле.

Минем әлеге язмам игелекле һөнәр иясе, безнең хөрмәтле укытучыбыз, класс җитәкчебез Шәкүрова Клара Әхмәт кызы турында.

Лениногорск районында, табигатьнең матур җирендә урнашкан авылларның берсендә туып-үскән кыз, нәсел династиясенең дәвамчысы буларак, 1968 елда урта мәктәпне тәмамлап, Казан дәүләт педагогия институтының тарих-филология факультетына укырга керә. Һөнәре буенча тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы, филолог белгечлеге ала.

Дистә еллар дәвамында Клара Әхмәт кызы үзенең һөнәренә тугрылыклы бу-лып кала. 1979 елда Әлмәт районы Сөләй урта мәктәбенә тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы итеп билгеләнә. Клара апа үзенә тапшырылган эшнең җаваплылыгын тоеп, җиң сызганып эшкә тотына. Укучылар арасында дустанә мөнәсәбәт урнаштыруда, аларны зур тормышка әзерләүдә класс җитәкчесенең хезмәте бик зур булды.

Без, 1983 елгы чыгарылыш класс укучылары, үзебез дә бүгенгесе көндә тормыш арбасын шактый тарткан буын булсак та, класс җитәкчебез өчен укучылар булып калабыз.

Март башында Клара Әхмәт кызының олуг гомер бәйрәме. Шушы матур бәйрәм көннәрендә без, укучылары, Клара апага иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Исәнлек-саулык, озын бәрәкәтле гомер телибез. Ул кадерле әни, хөрмәтле әби һәм педагогик хезмәт эшчәнлеге республика күләмендә һәм район мәгариф идарәсе тарафыннан һәрвакыт югары бәяләнгән мәртәбәле укытучы.

Бүгенге көндә дә укытучыбыз үзенең укучылары белән тыгыз элемтәдә тора, алар белән аралашып яши. Без алга таба да шулай буыннар арасындагы алтын чылбырның өзелмәвен телибез. Җиһанга яз сулышын өргән матур мәлдә класс җитәкчебезгә иң изге теләкләр юллыйбыз, тыныч, имин тормыш телибез. Сезнең алда баш иябез, бәйрәмегез белән, хөрмәтле  укытучыбыз Клара апа!

 

Барлык укучылары исеменнән

Котлыкаева (Миназева) Зинфира

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса