Укытучыларга социаль челтәргә фото урнаштыру тыелачак
Россия депутатлары чиновниклардан укытучыларның социаль челтәрдәге фотоларына тоталь контроль урнаштыруны сорый.
Алар фикеренчә, укучы укытучының шәхси тормышының бөтен нечкәлекләрен белеп торырга тиеш түгел. Ачыктан-ачык төшкән фотолар күрсәтү дә укытучыга килешми.
- Совет чорында мөгаллимнәр абруйлы иде. Әйе, бер-берсенә өйләнешү очраклары бар иде, әмма ул чорда алар арасында оятсызлык, бозыклык булмады һәм берсе дә интим тормышлары белән таныштырып бармый иде, - дигән депутат Виталий Милонов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа