Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Уңайлы шартлар - өстенлекле юнәлеш

Узган чәршәмбе зәвык белән ясалган фасадлы биналар саны тагын бергә артты. Бу юлы "Татэнергосбыт" ААҖнең Әлмәт бүлеге биредә эшләүчеләргә дә, бүлек хезмәтләреннән кулланучыларга да зур бүләк ясады.


Заманча технологияләр кулланып, һәркемгә югары сыйфатлы хезмәт күрсәтү - "Татэнергосбыт" ААҖ эшчәнлегенең төп принципларының берсе әнә шуннан гыйбарәт. Яхшы хезмәт күрсәтү өчен иң беренче чиратта һәркемгә уңайлыклар тудырылырга, тиешле эш шартлары булырга тиеш. Бүген компаниянең Әлмәт бүлеге моның белән мактана ала. Филиал урнашкан бинада һәм клиентларга хезмәт күрсәтү офисында шартлар замана таләпләренә җавап бирерлек. Бу хакта яңартылган биналарны ачу тантанасына килгән "Татэнергосбыт" ААҖ директоры Рифнур Сөләйманов та билгеләп үтте.
- Моннан тыш закончалык та клиентларга югары дәрәҗәдә, сыйфатлы, культуралы хезмәт күрсәтүне таләп итә. Аның өчен биредә барлык шартлар бар. Бина бик матур булган, төзүчеләргә зур рәхмәт, - диде ул. Реконструкция ясау "Теплопрогресс" ҖЧҖгә ышанып тапшырылган булган.
Яңартылган бина Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салиховның да күңеленә хуш килде. Өстәвенә киләсе елда Әлмәт шәһәренә 60, Татарстанда нефть чыгара баш- лауга 70 ел тула. Җитәкчелекнең теләге - юбилейларны матур, уңайлыклар тудырылган биналар белән каршылау. Район башлыгы Рифнур Сөләймановка гүзәл бина, эшчәнлекләре өчен зур рәхмәтен җиткерде. Бүген Әлмәт бүлеге шәһәр һәм районда яшәүче 78 меңнән артык абонентны электр энергиясе белән тәэмин итә. Реконструкция барышында һәрбер категория игътибарга алынган. Бинага керү өчен барлык таләпләргә җавап бирерлек итеп эшләнгән пандус - моңа ачык мисал.
"Татэнергосбыт" ААҖнең Әлмәт бүлеге начальнигы Игорь Бредников хәбәр иткәнчә, биредә 2004 һәм 2007 елларда косметик ремонт уздырылган булган. Бу юлы бинаның стеналары, идәннәре җылытылган, фасад яңартылган, түбә алыштырылган. Капи- таль ремонт җылыту системасы схемасына һәм суүткәргечкә дә кагылган. Беренче һәм өченче катлар үзгәртеп корылган. Төзекләндерелгән территорияне кичләрен светодиодлы яктырткычлар яктырта. Реконструкция корпоротив стильдә башкарылган. Һәрбер кабинет әлеге төсмер белән сугарылган.
- Үзебезнең офисның дәвамы сыман - шул ук корпоратив стиль, шундый ук таләпләр сакланган. Ел саен яңартылган офислар ачу күркәм традициягә әйләнде. Әлеге эшләр иң беренче чиратта клиентлар, аннан соң гына хезмәткәрләр мәнфәгате кайгыртылып башкарыла, - дип искәртте чыгышында Кама бүлеге начальнигы Василий Красильников.
Кулланучыларга хезмәт күрсәтүләрдә уңайлыклар тудыру максатыннан һәрбер филиалда клиент хезмәт күрсәтүе офислары ачылган. Бүген аларның саны республика буенча 54 кә җиткән. Шуның берсе - калабызда. Элеккеге офис белән хәзергесе арасында җир белән күк аермасы. Офисны җитәкләүче Галина Хазованың сөенече тышка бәреп чыккан. Бирегә килүчеләр дә үзгәрешләрдән канәгать булуларын әйттеләр.
Кызыл тасма киселгәннән соң кунаклар эчкә узды. Рифнур Сөләйманов хезмәткәрләр белән аралашты, проблемалары белән кызыксынды.
Ирина Апачаева
Реклама хокукында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250