Реклама
Агымдагы елның алты аенда төзелеш тармагында 34 бәхетсезлек очрагы булган.
13 очрак кеше үлеме белән тәмамланган. 9 очрак командировкага барганда юл-транспорт вакыйгасында булган, 14 очрак биеклектән егылып төшү белән бәйле. Ел башыннан дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе 496 тикшерү уздырган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 8 миллион 794 мең сумга 247 карар чыгарылган. Дисциплина җаваплылыгына 123 оешма җәлеп ителгән, 60 таныклыкның гамәлдә булуы туктатылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы