Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тынычлык фестивале табигать балаларын Кәскидә жыйды [+ ФОТОЛАР, ВИДЕО]

Ул башка охшаш чаралардан аермалы буларак алкогольсез һәм итсез узды.

Катнашучыларның географиясенә күрә Бөтенроссия дәрәҗәсенә күтәрелеп өлгергән әлеге үзенчәлекле чара быел Әлмәт районында икенче тапкыр гына оештырылды.

Йога, славян гимнастикасы, төрле борынгы халык уеннары, кул эшләнмәләре буенча мастер-класслар, сәламәт яшәү рәвеше һәм тәрбия мәсьәләләренә кагылышлы семинарлар, бард кичәләре - өч көн дәвамында Иске Михайловка җирлегенә караган Кәски авылында шәһәр ыгы-зыгысыннан туеп, табигатькә якынаерга теләүчеләр рәхәтләнеп ял итте.

Әлеге чараны оештыручылар - моннан 10-15 ел элек таралып барган Кәскигә килеп урнашкан бер төркем сәламәт яшәү рәвешен үз иткән гаиләләр. Аларның һәрберсе диярлек бүгенге көндә халык кәсепләрен торгызып, үз территорияләрендә авыл туризмын үстерү белән шөгыльләнә. Сәламәтлекнең асылы - табигатькә якын булуда дип санаганлыктан, булган тәҗрибәләрен һәм белемнәрен башкалар белән дә бүлешүне ният итеп, биредә узган ел беренче тапкыр Тынычлык фестивале оештыралар. Аның турында мәгълүмат тиз арада таралып, быел фестивальгә килүчләр саны артып китә - ике көн эчендә Кәскидә 140 лап кеше булып китә.

Фестивальне ачу тантанасында район башкарма комитеты урынбасары Олег Шабалин, Иске Михайловка авылы җирлеге башлыгы Илсур Абдуллин катнашты. Алар авыл халкы, фестиваль кунаклары белән аралашканнан соң вегетариан кухнясы белән дә танышып өлгерде - биредә яшәүчеләр арасында ит һәм ит продуктларыннан баш тартучылар да бар. Шунлыктан, Тынычлык фестивалендәге бөтен сый-нигъмәт тә үсемлекчелек продуктларыннан гыйбарәт булды. Ачык һавада иң кызыклы семинарның темасы да веган кухнясына бәйле булды. Шул ук вакытта аң белән дөрес эшләү алымы, гаиләдә ир белән хатын мөнәсәбәтләре, кыз бала тәрбиясе кебек сөйләшүләр дә катнашучылар арасында кызыксыну тапты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса