Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тыелган интернет-сайтлар күзәтү астында!

Татарстан Республикасы прокуратурасы системалы рәвештә интернетта тыелган мәгълүматның таралуына каршы көрәштә законнарның үтәлешен тикшерә. Шуның белән бергә, тыелган контентны ачыклау һәм аннан файдалану мөмкинлеген чикләү өчен интернет-киңлеккә мониторинг ясала.

Тыелган интернет-контентны ачыклау максатыннан республика прокуратурасы башлангычы белән мәгълүмати технологияләр өлкәсендә эшләүче белгечләр тарафыннан "I.C.M. Интернетында канун бозуларга каршы тору системасы" (Illegal Content Manager) мәгълүмати-аналитик комплексы булдырылган.


Әлеге система наркотиклар, экстремизм, кешенең үз-үзенә кул салуы, балалар порнографиясе, комарлы уеннар, законсыз төстә дару сату, ялган аракы һәм документлар турында тыелган мәгълүмат таратуда шик тудырган интернет-ресурсларны автомат рәвештә ачыкларга мөмкинлек бирә.

Алынган мәгълүмат алга таба прокуратура хезмәткәрләре тарафыннан анализлана, алар Роскомнадзорга тыелган интернет-контентны файдалану мөмкинлегенә чик кую өчен тикшерү материалларын җибәрү турында хәлиткеч карар кабул итә.

Республика прокуратурасының үзәк аппаратыннан тыш, система белән эшләүгә шәһәр һәм район прокуратуралары да җәлеп ителгән, бу исә мәгълүматны тагын да тулырак һәм үз вакытында эшкәртергә мөмкинлек бирә.

Узган елның июленнән башлап, система ярдәмендә наркотиклар, экстремизм, кешенең үз-үзенә кул салуы, балалар порнографиясе һәм комарлы уеннар турында тыелган мәгълүмат таратуда шик тудырган 19279 интернет-сәхифә ачыкланган, аларның 5078е тыелган контентны файдалану мөмкинлеген чикләү өчен элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәтенә җибәрелгән.

Бүгенге көндә, прокурорларның тырышлыгы белән, тыелган контент урын алган 1939 интернет-сәхифәне файдалану мөмкинлегенә чик куелган, аларның бер өлеше Роскомнадзор тарафыннан Бердәм тыелган сайтлар реестрына кертелгән, ә башка сәхифәләрдәге мәгълүматны күзәтчелек органнары таләбе белән сайт хуҗалары алып ташлаган.

2016 елның гыйнварында ICM программа комплексының икенче модуле ("Тыелган интернет-ресурсларның ачыклыгы мониторингы") булдырылган. Әлеге программа автомат рәвештә тәүлек әйләнәсе Роскомнадзор тарафыннан тыелган сайтлар реестрына кертелгән интернет-ресурсларның Россия кулланучылары өчен ачык булуын анализларга мөмкинлек бирә. Комплекс Россия территориясендәге 10 меңнән артык провайдерны колачлый.

Бүгенге көндә ICM программа комплексы Россия кулланучылары арасында популяр rutracker.org доменыннан файдалану мөмкинлегенә анализ ясаган.

Тикшерү нәтиҗәсендә ачыкланганча, Россия Федерациясенең 7 субъектында rutracker.org доменыннан файдалану мөмкинлеге 12 процент тәшкил итә. 99 провайдер әлеге сайтка керүне чикләми. Шуның белән бергә, Мәскәүдә әлеге ресурс - 18, Приморье каренда - 25, Ставрополь краенда - 20, Белгород өлкәсендә - 14, Карачай-Черкес Республикасында - 23, Бурятия Республикасы һәм Тамбов өлкәсендә 13 процент интрнет-кулланучы өчен ачык.

Хәзерге вакытта комплекс сынау режимында эшли, агымдагы елның мартыннан исә аны тулы куәтенә файдалана башлаячаклар.

Моннан тыш, якын көннәрдә күзәтчелек ведомствосы тарафыннан, белгечләрне дә җәлеп итеп, республика территориясендә эшләүче һәм тыелган интернет-ресурсларны файдалану мөмкинлегенә чик куймаган интернет-провайдерларга карата тикшерү чаралары үткәреләчәк.

Шуның нигезендә прокуратура тарафыннан тиешле чаралар күреләчәк, дип хәбәр итә Татарстан прокуратурасының матбугат хезмәте.

http://intertat.ru/tt/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса