Туры әйтеп туганына ярый белә
Рәфкать Шаһиев Ул гына түгел, аны белүче бөтен кеше әлеге сүзләр белән килешәдер.
Күптәннән аның турында язасым килеп йөри идем. Ләкин вакыты җитмәгән буган күрәсең. Менә бүген язам.
Раҗия Миннехәер кызы Афзалтдинова 1942 елда Кичүчат авылында күп балалы гаиләдә туып үсә. Расиха апаның биш малае арасында бердәнбер кыз булып үссә дә, иркәләнеп-назланып кына үсми ул. Яшьтән үк эшкә батыр, башлаган эшен җиренә җиткереп эшли, җитез, уңган кыз була. Бәлки ир балалар арасында үскәнгәдер, гомер буена аны ирләр ныклыгы, ирләр холкы озата бара.
Уңган-булган кызны вакыты җитүгә читкә «очырмыйлар». Егермесе тулуга Раҗия апа авылның тыныч, уңган егете Фәртәү абыйга тормышка чыга. Башта мәктәп караучы булып эшли. Аннан хезмәт юлын авыл хуҗалыгы белән бәйли һәм лаеклы ялга чыкканчы намус белән шунда хезмәт куя.
Әйе, аның хөкүмәт биргән дан-шөһрәтле исемнәре юк. Ләкин хезмәттәшләре, авылдашлары, гаиләсе, туганнары алдында гомер буена Раҗия дигән намуслы исеме, дәрәҗәсе бар. Ул практик акыллы, бөтен нәрсәне уйлап эшли, уйлап сөйли торган апа, ханым, әни, әби. Нинди генә эшкә алынса да аның тәмен табып, булсын дип башкара. Бервакытта да мескенләнеп җебеп, агып утыра торган түгел Раҗия апа.
Эшен җиренә җиткереп эшләгән кебек, сүзен дә төгәл, дәлилле итеп, ике сөйләргә урын калдырмыйча сөйли ул. Элек тә шулай, хәзер дә. Кеше гайбәтенә кермәс, арттан сөйләмәс, сүз йөртмәс. Һәрвакыт ярдәм итәргә әзер тора. Нәселдән, тәрбиядән килгән әлеге матур сыйфат бүген дә дәвам итә, әле дә үзгәрмәгән.
– Яшь чакта тормыш гел башка инде. Авыр тормыш та, эштәге авырлыклар да яшьлек белән сизелми уза. Көләсең, шаярасың. Элек бик дус, тату эшләдек. Бер-беребезгә өмәләргә йөри идек, – дип искә ала Раҗия апа үткәннәрен.
Яшьлек шулайдыр инде. Кул белән 25-30 сыер саву, машина булмаганда савым беткәч фәлән чакрымны җәяү кайту, кышын ачы таңнан көрт ерып фермага эшкә бару, язын-көзен тездән саз ерып сыер утарында йөрүләр онытылмагандыр инде ул. Тик еллар узгач, аларның да авырлыгы иләк аша коелып, җанга якын мизгелләр генә кала күрәсең.
– Хәзер тормышыбыз Аллага шөкер, – ди ул. – Пенсияне биреп торалар, ашарга-эчәргә җитә, әле үз көнебезне үзебез күрәбез. Карын да көрибез, бакчасын да эшлибез. Дөньялар гына тынычлансын, сугышлар гына бетсен иде инде.
Алтыдагы – алтмышта ди безнең халык. Тәртипле кеше белән эшләү дә, яшәү дә уңайлы.
– Безнең әни бик акыллы, тәртипле. Минем килен булып килгәнемә 28 ел. Әни безнең йортның, нәселнең командиры. Һәркем аның белән киңәшеп, фикерләшеп эшли. Чөнки ул һәрнәрсәне алдан күрә, планлый, җиренә җиткереп эшли. Менә ничә еллар инде әти белән бер көн калдырмый уразаларын тоталар. Безгә дә, оныкларына да догада яшиләр. Аңа әле үз яшен бирә дә торган түгел. Һаман эштә. Бакча да үстерә, тәмле итеп ашарга да пешерә, оныкларны карарга да өлгерә. Әни ул безнең өйнең тоткасы, – диде киленнәре Эльвира.
Менә инде алтмыш елдан артык Фәртәү абый белән алар иңне-иңгә куеп, бер-берләренә терәк, ышаныч булып гомер итәләр. Ике кызлары: Галия белән Нәҗибә һәм уллары Расилга белем һәм тәрбия биреп олы тормыш юлына чыгардылар. Хәзер оныклар бәхетенә куанып яшиләр.
Була тормышта шундый кешеләр, алар артык күзгә дә бәрелеп тормыйлар, аларга кер дә, тузан да кунмый. Аларны дөреслек дигән кыйблаларыннан берни аера да алмый. Ул нәкъ менә шундый.
Раҗия апа мине әниле чакка, әни белән бергә эшләгән апалар янына алып кайта. Алар җанга шулкадәр дә якын, шулкадәр дә газиз кешеләр. Чөнки аларда гадилек, чынлык, эчкерсезлек яши.
Бәйрәм белән Сезне. Сезгә Аллаһ бәхетле картлык насыйп итсен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia