Аквапаркка быелның гыйнвар-май аенда 270 333 турист булган. Бу узган елгыдан 25 %ка кимрәк. ә Казан Кремленә килүчеләр саны 1 миллион 471 меңләп кеше булган. Арту күз алдында - 68,5 %.
Туристлар Татарстанда миллиардлар сарыф итә
Быелның гыйнвар-май аенда Татарстанга килгән туристлар 3,7 миллиард сум акча сарыф иткән. Бу узган елның шушы вакыты белән чагыштырганда 10,3 %ка күбрәк.
Ел дәвамында иң күбе (14,5 %) кунакханәләрдән кергән табыш арткан. Шул ук вакытта Тәтеш һәм Зөя утрау-шәһәрчегендәге туристлар саны 105,4 һәм 80 %ка арткан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia