Туганнар йорт өчен сугыша
Бертуганнар, беренче карашка бик тату булып тоелган гаиләләр, дөньяларын онытып, явыз дошманнар сыман ызгышкач, чит-ятның бер-берсенә карата кансызлыгы һәм ваемсызлыгы бер дә гаҗәпләндерми.
Менә Яшел Үзәндә дә шундый вакыйга күзәтелә. Күп еллар бергә яшәгән пар гомер көзләре җиткәч, никах җепләрен өзәргә була. Ызгыш-талашсыз бердәм карарга килеп, алар 4 бүлмәле фатирларын сата һәм акчаны үзара бүлешә.
Шәһәр ыгы-зыгысыннан туйган пенсионер картлыгын тыныч кына каршыларга дип Осиново бистәсеннән кечкенә генә йорт сатып алырга була. Йортны рәсмиләштерү буенча мәшәкатьле эшне ике куллап кызына тапшыра һәм бу ул уңышлы тәмамлана.
Тыныч йөрәк белән яши башлаган пенсионер бераздан йортның оныгы исемендә булуын белеп ала һәм гауга куптарып, урамда калуыннан куркып, полиция хезмәткәрләренә барып җитә.
Кызы исә бу адымын бары тик әтисенең мәнфәгатьләрендә эшләвен аңлата. Билгеле булганча, әтисе йортка сөяркәсен алып кайткан була, ә кызы хатынның мәкереннән куркып, йортны улына яздыра.
Хәзерге вакытта, кыз йортны әтисенә яздырырга риза булуына карамастан, суд аның карарын хупламый. Унсигезе тулмаган баладан йортны тартып алу рөхсәт ителми икән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia