Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ту-154 самолеты һәлакәтенең сәбәбе террактмы?

Тикшерү органнарының җавабы әзер.

Һәлакәт 25 декабрь иртәсендә Сочида була. Мәскәүдән Сирия очкан вакытта ягулык салырга Сочида туктаган Ту-154 самолеты җирдән күтәрелеп китмәс борын һәлакәткә очрый. Бортта булган 92 кешене Кара диңгез төбеннән эзләп алалар. Илебез берьюлы Александров ансамбленең 64 артистын, 9 журналист, оператор һәм тавыш режиссерын, «Справедливая помощь» хәйрия фонды җитәкчесе Елизавета Глинканы югалта.

Һәлакәтнең мөмкин булган төп сәбәбләре арасында терракт каралмаса да, тикшерүчеләр бу сорауга да җавап эзләргә була. Нәтиҗәдә экспертлар ТУ-154 самолеты калдыкларыннан шартлаткыч матдә калдыклары тапмый һәм бу версияне кире кагалар.

Тикшерүчеләр әлегә һәлакәттә экипажның ялгышы китергән дип бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса