Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Төркиягә очучы чартерларга карата чикләүләр гамәлдән чыгарылды

Россия авиакомпанияләре Төркиягә очучы чартерларга бүгеннән заявка бирә ала.

Бүгеннән Россия авиакомпанияләре Төркиягә очучы чартер рейсларга заявка бирә ала. Бу хакта РИА «Новости» ведомстводагы үз шәхси чыганагына сылтама белән хәбәр итә.

"Бүгенге көннән Төркиягә очучы чартерларга чикләүләр бетерелде", - дип хәбәр итә мәгълүмат агентлыгы әңгәмәдәше.

Исегезгә төшерәбез: Төркиягә чартер очышлар узган елның ноябрь аенда Төркия истребителе Россиянең Су-24бомбардировщигын бәреп төшергәннән соң туктатылган иде. Әмма соңрак Төркия башлыгы Рәҗәп Эрдоган Россия Президентына гафу үтенеп хат юллады. Шуннан соң Россия һәм Төркия лидерларының август башында Санкт-Петербургта очрашуында да чартер рейсларын яңарту мәсьәләсе буенча фикер алыштылар. Ул чакта Путин очышларны яңарту бары "техника эше" дип белдергән иде.

(Надия Шәйхетдинова әзерләде).

http://tat.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса