Реклама
Россия Тикшерү комитетының Татарстан идарәсе хезмәткәрләре Әлмәттән 6 яшьлек малайның Төркиянең Аланья шәһәре кунакханәләренең берсендә бассейнда батып үлү фактын тикшерә башлады.
Фаҗига 29 июнь көнне була. Фаразлауларга караганда, зурлар күзәтчелегеннән читтә калган малай өлкәннәр коена торган бассейнга керә һәм батып үлә. Аның гәүдәсен алып кайтып җирләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы