Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Төркия Сәламәтлек саклау министрлыгы Коксаки вирусы эпидемиясе хәбәрен кире каккан

Тикшерү нәтиҗәләре буенча, эпидемия турында бернинди сүз булырга мөмкин түгел, дип җиткергән Төркия белгечләре.

Төркия Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат чараларындагы Коксаки вирусы эпидемиясе хәбәрен кире каккан, дип җиткерә "РИА Новости".

"Тикшерү нәтиҗәләре буенча, эпидемия турында бернинди сүз булырга мөмкин түгел. Россия социаль челтәрләрендә һәм гаммәви матбугат чараларында яңалыкларны спекулятивлык дип бәялибез", - дип әйтелгән хәбәрдә.

Алдан гаммәви матбугат чараларында Төркия курортларында Коксаки вирусы эпидемиясе турында хәбәр ителгән иде. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) җитәкчесе Анна Попова шулай ук вирус белән бәйле вазгыять контрольдә тотыла, дип җиткерде.

http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса