Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Тренер «куркыныч» посылка алганда тоткарланган

Казанда наркополицейскийлар спорт мәктәпләренең берсендә тренер булып эшләүче 26 яшьлек егетне анаболик средстволар салынган посылканы алганда тоткарлаганнар.

Тренер препаратларны якын чит илдән заказ белән кайтарткан булган. Ул аларны үзе дә кулланган, башкаларга да сата торган булган. Почта посылкасы эчендә 200 таблетка һәм флакон белән анаболик стероидлар булып чыккан. Егетнең әти-әниләре белән бергә яши торган фатирында тагын 150 данә таблетка «запасы» булган. Тоткарланучыга карата җинаять эше кузгатылган. Аңа 9 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса