Төрекләрне эшләргә калдыралар
Россия Хөкүмәте Татарстанга төрекләрне республикада эшләргә калдырырга рөхсәт бирде.
Эш бирүчеләр 2016 елның 1 гыйнварыннан соң да төрек эшчеләрен эшкә ала алалар.
Төркия белән мөнәсәбәтләрне өзү Татарстан өчен файдалы түгел икәнлеге баштан ук билгеле иде инде. Чөнки Төркия - республиканың төп партнерларыннан берсе. Аның катнашында Алабугада гына да алты компания эшли. Чаллыда да төрекләр йортлар төзи. Казандагы Шамов больницасының тарихи бинасын да төрекләр реконструкцияли. Анда 2018 елда кунакханә ачылырга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа