Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Транспорт системасының киләчәге – гаджетларда

Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы мәсьәләләре Татарстан өчен актуаль булып кала бирә. Республика Россиянең күп кенә өлкәләре өчен үрнәк булып торса да, чишелергә тиешле мәсьәләләр бар әле.

Бу турыда 25-26 февраль көннәрендә Казанда уза торган "Тормыш иминлегенең заманча проблемалары: интеллектуаль транспорт системалары" IV Халыкара фәнни-гамәли конференциядә фикер уртаклашалар.
Төп фактор - кеше
Конференция алдыннан кунаклар һәм катнашучылар махсус оештырылган күргәзмә белән танышты. Монда юл куркынычсызлыгы иминлеге юнәлешендә кулланыла торган бар әсбаплар тәкъдим ителгән. Россиянең ЭЭМ юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча Баш идарәсе башлыгы, полиция генерал-лейтенанты Виктор Нилов әйтүенчә, техника, технология ягыннан алга китеш булса да, юлларда кеше факторы төп сәбәпләрнең берсе булып кала бирә. Сер түгел, ЮХИДИ инспекторлары, гадәттә, хокук бозучыны туктата, ә хокук бозуны кисәтми.
Нилов әйтүенчә, бу юнәлештә эшләп бетерү җитми. Ләкин шул ук вакытта юл куркынычсызлыгы мәсьәләсенә инспекторның мөнәсәбәтен түгел, ә юл катнашучыларның мөнәсәбәтен үзгәртү мөһим. Чөнки шул ук видеофиксация системасы бүген штрафларга түгел, ә мондый төр хокук бозуларның профилактикасы юнәлешендә эшләүгә бәйле.
Татарстан тәҗрибә белән уртаклашырга әзер
Татарстанның бу юнәлештә дә алдынгы урыннарда барганын беләбез. Моның турында конференциянең пленар утырышында да яңгыраттылар.
- Татарстанда юлларда фото һәм видеофиксацияне 1100дән артык күпфункцияле мобиль комплекслар тәэмин итә. Шәһәрләрнең төп магистральләрендә 120 чат махсус контроль астында. Мондый дәрәҗәдәге технология хәзерге вакытта бары тик Мәскәү һәм Сочи шәһәрләрендә генә бар. Бүгенге көндә Казанның үзәге 5 меңнән артык автомобиль сыярлык күпьяруслы парковка һәм паркинглар белән тәэмин ителгән. 2014 елдан башлап, ашыгыч ярдәм, янгын сүндерү, ЮХИДИ идарәсе транспортларының 70 проценты ГЛОНАСС системасына беркетелгән. Иннополис шәһәре исә экологик автотранспортны кулланачак шәһәр булыр, дип өмет итәбез. Без, үзебезнең чиратта, тәҗрибәбез белән уртаклаша алабыз, - дип сөйләде Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков.
Әйтергә кирәк, ЮХИДИ хезмәткәрләренең төп максаты - юл-транспорт һәлакәтләренең сәбәбен ачыклау. Кызганыч, бүген юл хәрәкәтен оештыру тиешле дәрәҗәдә түгел. Ләкин шул ук вакытта күп кенә шәһәрләр, шул исәптән Казан да, дөрес юнәлеш буенча баруын билгели Виктор Нилов. Юл хәрәкәте тиешле дәрәҗәдә оештырылган төбәкләрдә контроль дә кирәкми дигән сүз.
Конференциядә кадрлар мәсьәләсе дә күтәрелми калмады. Машиналар никадәр генә автоматлаштырылган булмасын, аларның кешедән башка эшли алмавы һәркемгә мәгълүм. Бүген Казан архитектура-төзелеш университеты белән берлектә юл куркынычсызлыгын тәэмин итәчәк кадрларны әзерләү бара.
Мобиль кушымталарны үстерүдә Казан - менә дигән урын
"ERTICO - ITS Europe" ширкәтенең халыкара мәсьәләләр һәм партнерлар белән эшләү буенча директоры Расмус Линдхольм (Бельгия) исә казанлыларның смартфоннарны еш куллануына игътибар иткән. "Мондый мөмкинлекне кулдан ычкындырырга ярамый. Чөнки мобиль кушымталар - интеллектуаль транспорт системаларының киләчәге. Әлеге юнәлешне үстерү, җәелдерүдә Казан яхшы нигез булып тора", - ди Бельгия вәкиле.
Хәер, автомобиль яратучылар игътибар итә торган популяр рейтингта да Казанга урын табылган. Мисал өчен, "Яндекс. Пробки" рейтингында Татарстан башкаласы лаеклы соңгы урынны били. Икенче яктан караганда, әлбәттә, бездә бер кешегә бик күп юл-транспорт һәлакәте туры килә. Мондый конференцияләрне уздыру да юкка гына түгел. Алар инде үз нәтиҗәләрен дә бирә. Мәсәлән, 2014 ел белән чагыштырганда, былтыр юлларда 122 кешегә азрак һәлак булган. Мондый чараларның төп максаты - машина йөртүчеләрнең культурасын тәрбияләү.
http://intertat.ru/tt/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса