Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ТР Дәүләт хезмәтләре порталында яңа электрон сервис эшли башлаячак

Ул гражданнарга салым инспекциясенә кабул ителүгә онлайн режимында язылу мөмкинлеген бирәчәк

Тиздән ТР Дәүләт хезмәтләре порталында яңа электрон сервис эшли башлый. Ул гражданнарга салым инспекциясенә кабул ителүгә онлайн режимында язылу мөмкинлеген бирәчәк. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт йортында узган республика киңәшмәсендә Федераль салым хезмәтенең ТР идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, әлеге яңа төр хезмәт гражданнарга салым органнарына визитын алдан ук планлаштырырга ярдәм итәчәк, чиратларда көтү вакытын да кыскартачак.

Марат Сафиуллин салым түләүчеләрнең заманча мәгълүмат технологияләреннән, электрон сервислардан торган саен активрак куллануын искәртте. "Милек салымын түләү вакыты якынлашу белән, активлык тагын да үсте", -ди ул. Бүгенге көндә 500 меңгә якын татарстанлының Дәүләт хезмәтләре порталында шәхси интернет кабинеты ачылган. Аның сүзләренә караганда, хәзер оешмаларның, эшмәкәрләрнең 90 процентка якыны салым хисапларын электрон элемтә каналлары аша тәкъдим итеп кенә калмыйча, салым инспекциясенә тикшерү актлары, шәхси карточкадан өземтә (выписка) алуга һ.б. кагылышлы электрон запрослар да юллый. Быел салым органнары шундый 126 меңнән артык запросны караган. "Заманча мәгълүмат технологияләрен куллану безгә эшнең сыйфатын яңа дәрәҗәгә чыгарырга ярдәм итә", - ди Марат Сафиуллин.

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250