Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ТР дәүләт хезмәтләре порталы аша “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясендә катнашырга мөмкин

Аз тәэмин ителгән, күп балалы гаиләләргә, тәрбиягә алынган балаларга, инвалид балаларга һ.б. социаль ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" хәйрия акциясе старт ала.

ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында һәм "Электрон Татарстан" инфоматларында яшерен һәм ачык рәвештә хәйрия кертемен салу мөмкинлеге бар, дип хәбәр итә ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы.

Барлык җыелган акчалар, мәктәп портфеле комплектын алу өчен, хәйрия фондына җибәрелә. Татарстанда 2014 нче елда Мәдәният елы кысаларында портфельга ТР тарихи-мәдәни мирасы турында китаплар, альбомнар, төбәк компонентын исәпкә алып, балалар әдәбияты кертелә.

http://tat.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250