Тоткыннар товар җитештерә
Узган елда Татарстан колонияләрендә хөкем ителүчеләр 40 артык яңа эшләнмә чыгарырга өйрәнгән.
Алар ел буена 1 млрд сумлык товар җитештерә. Узган ел 4 млн сум акча эшләгәннәр. Эшләнгән акча колонияләрдәге җитештерү җиһазларын яңарту өчен тотыла икән.
Быел тоткыннарны 40 яңа товар җитештерергә өйрәтергә уйлыйлар.
Тоткыннар үзләрен үзләре туендыра. Алар ашаган ризыкларының 70% җитештерә. Колонияләрдә булган кешеләрнең якынча 6 меңе эшли, 2 меңе эшсез. Тоткын норманы үтәсә, аңа минималь хезмәт хакы түләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа